Күкрәк бизе шеше әкрен һәм сизелмичә барлыкка килә. Төрле кешедә төрлечә була: берәүдә яман шеш күзәнәкләре бик тиз үсеш алса, икенчесендә озаклап дистә еллап үрчергә мөмкин. Яман шеш күзәнәкләре – организмның сәламәт күзәнәкләре алар, әмма канцероген факторлар тәэсире нәтиҗәсендә алар яман шешкә әвереләләр. Организмның иммунитеты көчсезләнү белән бу күзәнәкләр интенсив рәвештә бүленә башлыйлар, сәламәт күзәнәкләрне үтерә барып, үз ишеләрен арттыра баралар. Генетик өзеклекләр барлыкка килү нәтиҗәсендә, яман шеш күзәнәкләрендә үз-үзен үтерү механизмы юкка чыга: күзәнәк-мутантлар үлү сәләтен югалталар һәм әкренләп организмның башка сәламәт күзәнәкләрен юк итә башлыйлар. Гүзәл затларыбызны борчуга салучы яман шеш авыртуы – бер яки ике күкрәк бизендә дә яман шеш барлыкка килү. Бу чиргә китергән сәбәпләр дә төрле, төп сәбәпләр: нәселдәнлек, күремнең 12 яшьтән дә иртәрәк килә башлавы, климакс чорының соң – 55 яшь тулып узгач кына башлануы, тәмәке тарту, симерү, радиация һәм башкалар. Сөт бизләрен гел тикшереп торырга кирәк. Шул очракта гына андагы үзгәрешләрне үз вакытында тоярга мөмкин. Моның өчен билгә кадәр чишенеп көзге алдына басарга һәм игътибар белән күкрәкне тикшерергә кирәк. Алар зурлыклары буенча бертигез, формасы һәм урнашулары белән симметрик булырга тиеш. Күкрәкне тоткалап караганда авырту, шеш, төер, тиресенең тартылуын сизсәгез, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Үз-үзеңне кимендә аена бер тапкыр тикшерергә кирәк – монысы даими профилактика. Ә төер барлыкка килгән очракта, иң беренче эш итеп, маммография (сөт бизен рентген ысулы белән тикшерү), 45 яшькә кадәрге хатын-кызлар ультратавыш ысулы белән тикшерү узарга тиешләр. Бу юл белән тикшерү шешнең яман яки яман түгел икәнлеген ачыкларга мөмкинлек бирә.