Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Профилактика
19 гыйнвар 2018, 11:51

Кисәтелгән, димәк, коралланган

Спайс - бик зарарлы наркотик матдә. Аны кулланганнан соң, катнашма тартучыда паникага бирелү халәте башлана, мускулларын паралич сугарга, сулыш алуы бозылырга, психик тайпылышлар барлыкка килергә мөмкин булуы билгеле. Бу төрдәге тарту катнашмасын куллану нәтиҗәсендә үзеңә кул салу һәм җинаять кылу очраклары турында да мәгълүм. Мәсәлән, спайс тәэсирендә кәефләнгән кеше күпкатлы йорттан сикерергә, руль артына утырып юл һәлакәте ясарга мөмкин. Шулай авыр психозларга китергән катнашма тарткан кеше үзе өчен генә түгел, әйләнә тирәдәгеләргә дә куркыныч тудыра.

Спайс — ул синтетик матдәләр белән баетылган үлән рәвешендәге исерткеч катнашмалар брендла­рының берсе. Европада аны хуш исле тәмләткеч үләннәр сыйфатында 2004 елда ук Интернет-кибетләр аша сата башлаганнар. Spice - инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә дә специя, тәмләткеч дигәнне аңлата. Ләкин 2008 елда спайслар нигезен үсемлек түгел, синтетик каннабиноидлар тәшкил иткәнлеге ачыкланган. Шуннан соң Европа берлеге илләрендә спайс катнашмаларына каннабиноидлар кушуны тыю турында карарга килгәннәр.
Русиядә дә составында шал­фейның бер төре, гавай гөлчәчәге, зәңгәр лотос булган спайсларны сату тыелган. Шунсыз булмый да. Чөнки тыюларга карамастан, спайсларны синтетик каннабиноидлар белән баетып кулланучыларга тәкъдим итү дәвам итә. Күпчелек аларны Кытай халык республикасыннан кертәләр. Тик спайс белән кәефләнергә ярату чиктән тыш хәлләргә китерүе турында хәбәрләр әледән-әле ишетелеп тора. Агуланалар. Үләләр.
Спайсны Русиядә, Америкада һәм күп кенә Европа берлеге ил­лә­рендә тыйдылар. Әмма котылу сө­енече озакка сузылмады. Тыелган «алма» Русиядә кабат тамыр җи­бәрде. Тыелган әйберне сатучы һәр­вакыт табыла. Әйтик, берничә кешедә бик күп тарта торган катнашма тапканнар. Тәмле конфетлары белән дан тоткан Чабаксарда да 80 кеше спайс тартып агуланган, берсе хәтта җан биргән.
Башкортстанның дәүләт наркоконтроле матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 50гә якын кеше спайс тартып агуланган. Җитмәсә, шуларның икесе – балигъ яшенә дә җитмәгән балалар.
Спайс тарту, беренче чиратта, психикага зыянлы. Аны еш кулланганда, галлюцинацияләр барлыкка килә, ягъни күз алдында хәшәрәтләр йөгерешә, кешенең тәгәрмәч астына яки тәрәзәдән ташланасы килә. Шулай ук укшыта, коточкыч курку барлыкка килә. Психика гына түгел, үпкә, бавыр кебек органнар да әкренләп сафтан чыга. Ә менә иң зур һөҗүмне спайс баш миенә ясый. Баш миендәге капиллярлар, агуны «үзәк»кә үткәрмәс өчен, кинәт йомарлана. Нәтиҗәдә, баш миенә кислород үтеп керми. Кыскасы, кеше «яшел­чә»гә әйләнә. Әмма иң куркынычы – спайс тартып караган кешенең тагы да җитдирәк наркотикларга аппетиты ачыла. Шушы күренеш аркасында кеше үзен гамьcез итеп хис итә башлый. Әмма берничә мизгеллек рәхәтлек өчен баш миең белән түлисе була бит.
Шуңа күрә, хөрмәтле ата- аналар, газиз балаларыбызның кадерен белеп, сабыйларыбызга һәр­даим игътибарлы булып яшик, аларга туганнан алып “ярый”, “ярамый” төшенчәләрен аң­латыйк. Һәрчак күз уңында тотыйк. Зурлардан башка урамнарга үзләрен генә чыгарып җибәрмик, балаларыбызның иминлеген, сә­ламәтлеген саклыйк. Шул вакытта гына җаныбыз тыныч, тормышыбыз имин, бәхетле булыр.
Илдар Солтангалиев,
район үзәк дәваханәсенең участок табибы.
Читайте нас: