Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Профилактика
19 гыйнвар 2018, 11:38

Корал – уенчык түгел

Утлы корал, шартлаткычларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш район эчке эшләр бүлегенең тәү чираттагы бурычы.

Үзләрендә законсыз сакланган коралны ирекле төстә тапшыручылар җи­наять җаваплылыгыннан азат ителә. Ә инде кешедә законсыз корал саклануы ачыкланса, ул җинаять җаваплылыгына тартыла. Эчке эшләр органнарында корал саклауга һәм аны йөртүгә рөхсәт алган ке­шеләргә һәм юридик бе­рәм­лекләргә генә коралны үзлә­рендә тоту рөхсәт ителә. Һәм алар билге­ләнгән таләп-кагыйдәләрне төгәл үтәргә бурычлылар. Аерым алганда, корал һәм патроннар кешенең яшәү урынында аларның сакланышын, хәвефсезлеген тә­эмин итәрлек шартларда булырга тиеш. Корал чит­ләр кулына эләгерлек булмасын. Аны йозак белән бикләнә торган сейфларда яисә металл шкафларда, бик чыдам материалдан эшләнгән, я булмаса калай белән тышланган агач әрҗәләрдә саклау зарур.
Гражданнарга коралны эчке эшләр органнары тарафыннан рөхсәт бирелгән урыннарда гына – ау вакытында, спорт чара­лары, тренировка һәм өй­рәнү атышлары үткәргәндә генә йөртергә мөмкин.
Озын көпшәле утлы коралны үзең белән йөрт­кәндә аның махсус чехолда, корылмаган хәлдә булуы мәҗбүри.
Кораллы булу өчен лицензия алырга телисең икән, яшәгән урының буенча эчке эшләр бүлегенә тиешле формада тутырыл­ган гариза, Русия Федерациясе гражданины бу­луың турында доку­мент, корал белән куркынычсыз эш итү күнек­мәләре узганлыгың турында белешмә, корал йөртүгә медицина каршылыклары булмаган, шулай ук ор­ганизмыңда наркотик һәм психотропик матдәләр булмавы хакында медицина белешмәләре һәм законда каралган башка документлар кирәк. Хәрби­ләш­терел­гән дәүләт оешмаларында хезмәт итүчеләр шулай ук тиешле формада гариза белән Русия Федерациясе гражданины булуы һәм хәрби хезмәт үтүе, хәрби яки махсус дәрәҗәсе, яки класслы юсти­ция чины булуы турында документлар тапшыралар.
Җәмәгатьчелек тәртибе һәм иминлеге, ау кагый­дәләре яки наркотик һәм психотропик матдәләр әй­ләнеше өлкәләрендә хокук бозулар өчен ел дәвамында кабат административ җа­ваплылыкка тартылган зат­ларга корал алу өчен лицензия бирелми. Табиб билгеләмичә наркотик яки психотроп матдәләр кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылган затлар, административ җәза вакыты чыккач, бу үзгә­решләрдә искәрмә булып тора.
Алмаз Хәмитов,
БР буенча Росгвардия идарәлегенең лицензия- рөхсәт эшләре бүлеге инспекторы.
Читайте нас: