Рейдның бурычы – йортлар буйлап йөреп чыгу, анда яшәүчеләргә җинаятьләр һәм хокук бозуларны кисәтү максатында саклык чаралары турында аңлату. Полиция хезмәткәре һәр кеше белән шәхсән таныша, аларның проблемалары белән кызыксына һәм бәйләнешкә керү өчен мәгълүматлар күрсәтелгән “визитка”ларын калдыра. Участковыйның бурычына имин булмаган гаиләләр, йортларында корал саклаучылар, нарколог яки психиатрда исәптә торучы, шартлы рәвештә төрмәдән азат ителгән, җәмгыятькә куркыныч тудырган шәхесләрне һәм шулай ук тәрбиягә начар бирелүче үсмерләрне тикшерү дә керә. Шулай ук буш торучы каралтылар һәм подваллар да тикшерелә.
Карлыман авыл Советы биләмәсендә рейдка без полициянең участок уполномоченные, полиция капитаны Р.З.Әминев белән бергә чыктык. Рөстәм Зыя улы бу вазыйфада 2006 елдан бирле эшли. Аның карамагында 6 меңгә якын кеше яшәүче сигез авыл исәпләнә.
1 апрельдән, хезмәттәше отпускада вакытта, Сахай авыл Советы буенча вакытлыча участковый вазыйфасын да башкара.
- Эш күләме артуга карамастан, үземә йөкләтелгән эшләрне төгәл үтәргә тырышам. Һәр кеше белән уртак тел табу өчен психолог та булырга туры килә, чөнки төрле холыклы кешеләр очрый, - ди ул.
Олыкүл авылының К.Маркс, Кунакбаев һәм башка урамнары буйлап үтеп чыктык һәм җитди хокук бозу очраклары теркәлмәде. Шунысы куанычлы, участковый исеменә авыл халкыннан тик мактау сүзләр генә ишетергә туры килде.