Мондый чараларны нәтиҗәлерәк үткәрү өчен ЮХХДИ экипажлары авыллар буйлап йөреде. Тикшерү барышында страховка полисының юклыгы, эләктерелмәгән хәвефсезлек каешы һәм транспорт чарасын тиешсез урынга туктату һәм кую кебек юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча күп кенә җитешсезлекләр ачыкланды.
Җылы көннәр башлану белән юлларда скутер, мопед һәм мотоциклларның саны бермә-бер арта. Бу уңайдан “Мотоцикл” дигән профилактик операция үткәрелә. Аның барышында эчкән килеш транспорт чарасына идарә иткән водительләр тоткарлана.
- Шундый рейдлар даими үткәрелеп торганда, водительләр дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска тырышачак. Шулай ук гомум көч белән без юл хәрәкәтенең хәвефсезлеген дә тикшерәбез, - ди районның дәүләт автоинспекциясе начальнигы полиция подполковнигы М.Р.Габдрахманов. – Яз башында водительләр юл кагыйдәләрен бозып, каршы як юлга чыккан, үзләренә һәм башкаларга куркыныч тудырган урыннарда без эксперимент өчен квадракоптер файдаландык. Ул биеккә күтәрелеп, юлны төшерә бара. Андагы күренеш шунда ук телефонга тапшырыла, җитешсезлек ачыкланган очракта, квадракоптер номерын укый алганчы транспорт чарасының артыннан бара. Мәгълүматның постка тапшырылуы хезмәткәрләргә закон бозучыны тоткарларга мөмкинлек бирә.
Бу бик уңайлы, ләкин аның да бер җитешсез ягы бар - квадракоптер салкынга чыдамый, батарейкалары тиз утыра. Шуның өчен дә бу тәҗрибәне көннәр ныклап җылытканчы туктатып торырга булдык.