Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Профилактика
22 Май 2018, 12:17

Тычкан бизгәгеннән сак булыйк

Тычкан бизгәге авыруын вак кимерүчеләр - кыр тычканнары тарата. Авыру җәнлекләр организмыннан вирус сидек, селәгәй һәм башка калдыклар белән чыгарылып, тышкы тирәлекне - туфрак, гөмбә, җиләк һәм бакча йортларында калган азык-төлекне пычрата.

Инфекция, нигездә, һава-тузан аша кеше организмына эләгә. Юылмаган пычрак кул белән ашау, җәнлекләр белән турыдан-туры аралашу, тиредәге зарарланган урыннар, яралар аша яки калган азык-төлекне термик эшкәртми ашау сәбәпле, авыру уятучы вируслар организмга үтеп керә.
Аның беренче билгеләре 14-15 көннән соң гына билгеле була: температура кинәт кенә 40 градуска күтәрелә, буыннар һәм мускуллар авырта, өшетә, күңел болгану башлана. Вакытны озакка сузмыйча, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу авыру вакытында еш кына кеше бик начар күрә башлый - аның күз алды томанлана; баш авырту, теш казналары канавы, борыннан кан килү дә булырга мөмкин. Якынча 4 көннән соң бу билгеләр бетсә дә, авыру әле сәламәтләнми, ә киресенчә, бөерләренең эшчәнлеге начарая башлый. Организмнан кайбер матдәләрне бүлеп чыгару туктала. Нәтиҗәдә, күңел болгану, косу арта, кешенең буыннары авырта, хәлсезләнә. Әгәр вакытында табиб ярдәме күрсәтелмәсә, ул үләргә дә мөмкин...
Тычкан авыруы белән олылар гына түгел, балалар да авырый. Балалардагы чирнең беренче билгеләрен эчәклек авыруы яки салкын тию белән бутарга мөмкин. Әмма алар бер-берсеннән аерылалар: тычкан чирендә ютәлләү һәм борынга салкын тию булмый, эч авыртуы да тиз генә башланмый, ә берникадәр вакыттан соң гына үзен сиздерә.
Бөерләргә зыян килгәндә, авыруның сидеге тәүлек эчендә кими һәм бу хәл катлаулана бара; баш мие шешә, кан сава.
Тычкан авыруы белән авырган кешене дәвалау өчен аны дәваханәгә салырга кирәк. Дәвалау бик авыр һәм озакка сузыла.
Тычкан авыруы йоктырмас өчен табигатькә чыкканда бик игътибарлы булырга кирәк. Өегездә тычканнар үрчүгә юл куймагыз. Алардан саклану өчен махсус матдәләр кулланыгыз. Озак хуҗасыз торган өйләрне, каралты-кураларны җыештырганда, резин перчаткалар кияргә онытмагыз. Подвалларда озак сакланган азык-төлекне югары температурада куеп эшкәртегез.
Көннәр язга таба авышуга тычкан бизгәге дә «чәчәк ата» башлый.
Тычканнарның фатир-йортларга үтеп кермәүләрен кайгыртырга, зарарлануга юл куймауга юнәлдерелгән кайбер чараларны үтәргә кирәк:
- беренче чиратта кимерүчеләр булган бина-бүлмәләрне даими дезинфек­цияләп торырга;
- су һәм ризыкны тычканнар үтеп керә алмаслык ябык савытларда сакларга;
- кимерүчеләр белән контакттан сакланырга;
- кулларны сабын белән юарга. Әлеге чараларны үтәү тычкан бизгәге белән авыру куркынычын киметә.
Онытмагыз, әлеге авыруга каршы махсус профилактика чаралары, ягъни вакцина юк.
Айгөл Хәмитова, район үзәк дәваханәсенең табиб-терапевты.
Читайте нас: