Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Профилактика
22 Май 2018, 12:04

Учак яккан өчен - штраф

Җылы көннәр башлану белән янгын чыгу очраклары арта. Янгыннарның төп сәбәбе - ут белән дөрес эш итә белмәү. Шуңа күрә яз җитү белән, басу-кырлардагы коры камылны, бакча, ишегалдындагы кипкән үлән белән чүп-чарны яндыру катгый тыела. Урманнарда янгын чыгу очрагы аеруча да куркыныч.

Бу уңайдан район халкын җир биләмәләрендә тәртип булдырырга, чүп үләннәрен һәм башка корыган үсем­лекләрне чабып торырга чакырабыз, алар янында учак ягу һәм чүп яндыру катгый тыела.

Административ хокук бозулар кодексының 20.4 статьясы 1 бүлегенә ярашлы, янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозган өчен аерым кешеләр өчен - 2000 сумнан 3000 сумга, югары вазыйфадагы шәхесләр өчен - 6000 сумнан 15000 сумга кадәр, шәхси эшкуарлар өчен - 20000 сумнан 30000 сумга кадәр, юридик берәмлекләр өчен - 150000 сумнан 200000 сумга кадәр административ штраф каралган, ә янгынга каршы аерым режим кертел­гәндә штрафның хакы икеләтә арта. Ут белән саксыз тотыну сәбәпле янгын чыккан һәм чит милеккә зыян килгән очракта, гаепле кешене җинаять җавап­лылык көтә.

Чит хаталардан өйрәнергә һәм үзең мондый хаталар җибәрмәскә кирәк.

Мәсәлән, узган елның 22 августында Дондагы Ростов шәһәрендә агач каралтыга ут каба. Эссе һәм җилле көн булуы да янгынга зур мәйданга таралырга булышлык итә. Нәти­җәдә, 218 гаилә яшәгән 118 торак йорт янып юкка чыга, бер кешенең мәете табыла, 59 кеше медицина ярдәме сорап мөрә­җәгать итә, аларның 9ы дәва­ханәгә салына.

Исегездә тотыгыз: янгынны сүндергәнгә караганда, кисәтү яхшырак.

Янгын сагын чакыру телефоннары: “01”, “112”.

Рәис Хисмәтуллин,

янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы.
Читайте нас: