Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Профилактика
25 Май 2018, 11:39

Җәйге ялга - бурычсыз

Республикада “Җәйге ялга - бурычсыз” дигән профилактик чара үткәрелә Торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәүчеләр үзләре утырган ботакка балта чаба. Чөнки бу акчалар корылмаларны модернизацияләү, искергән челтәрләрне алмаштыру өчен тотыныла. Шул ук вакытта бурычлы кешеләр аркасында электр уты, газ һәм су белән тәэмин итүче оешмалар гына түгел, хезмәтләр өчен намуслы түләгән кешеләр дә җәфа чигә.

Яңа җылыту сезонына әзерлек барышында респуб­ликаның суд приставлары һәм торак-коммуналь хезмәте белән берлектә “Җәйге ялга - бурычсыз” дигән профилактик чара чикләрендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән шәхесләрне ачыклау һәм административ җаваплылыкка тарттыру буенча рейд чаралары үткәрә.
Моның белән бергә үзләренең бурычлары, мәҗ­бүри түләттерү чаралары турында мәгълүмат алу ысуллары буенча суд приставлары күпфа­тирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулар үткәрә, бу мәгълүматларны торак-коммуналь хезмәтләре өчен кви­танцияләрдә, күпфа­тирлы йортларның һәм идарә итүче компанияләрнең мәгъ­лүмат стендларында урнаштырыла. Бу мәгълүматларны Уфа шәһәрендәге видеоэкраннарда һәм башкаланың сәүдә-күңел ачу комплексларында, шулай ук муниципаль транспортта “йөгерек юллар”да урнаштыру турында килешү төзелә.
Бурычларны түләттерү максатында суд приставлары бурычлыларның йортларына барып, милекләренә арест салу, хезмәт белән файдалануны туктату турында акт төзиячәк. Моңардан тыш, хезмәтләр өчен түләмәү­челәргә карата башка мәҗ­бүри түләттерү чаралары да кулланылачак.
Шулай, Башкортстан Республикасы буенча суд прис­тав­ларының Стәрлета­мак шәһәре бүлегендә коммуналь хезмәтләр буенча гомум 200 мең сумнан артык бурычын юллап алу турында бер кешегә карата башкару эше бар. Ир бурычларын түләү буенча бернинди чара күрмәгән, суд приставларының шалтыратуларына җавап бирми, чакыруга килми. Шул вакытта суд приставы хезмәткәрләре законга ярашлы, бурычлы кешегә карата берничә мәҗбүри чара кулланды, шул исәптән транспорт чарасына арест салды һәм аны тартып алды. Ә хуҗасын законда каралган вакытта бурычын түләмәсә, машинасы белән мәңгелеккә саубуллашырга туры килүе турында кисәтеп куйдылар. Ир моны озакка сузмаска карар итте һәм шул ук көнне бурычларын түләде. Моңардан тыш, аңа 15 мең сум күләмендә башкару җы­емы һәм транспорт чарасын эвакуацияләү һәм саклау белән бәйле чыгымнар өчен түләргә туры килде. Шуннан соң гына суд приставы авто­мобильдән арестны алды һәм чит ил машинасы хуҗа­сына кайтарып бирелде.
Хәтерегезгә төше­рәбез, торак-коммуналь хуҗалыгы файдасына бурычлар ве­домствоның аерым күзәтүе астында тора. Идарә хезмәткәр­ләре гражданнарга бурычларын вакытында һәм ведомство катнашлыгыннан башка, законда каралган вакытта түләргә тәкъдим итә.
Теләге булган һәр кеше хезмәтнең рәсми сайтында “Башкару эшләренең мәгъ­лүматлар банкы” Интернет-ресурс ярдәмендә кузгалтылган башкару эше булу-булмавы турында белә ала.
Әдилә ТИМЕРКАЕВА, Русия федераль суд приставлары идарәлегенең БР буенча матбугат хезмәте белгече.
Читайте нас: