Заманча тормышта тимер юлы – уңайлы һәм таләп ителгән транспорт төре, аның белән көненә миллионлаган кеше файдалана. Шуның өчен дә аны хәвефле зона дип тә әйтергә нигез бар.
Балаларның тимер юлында уйнаулары, якынлашып килгән поезд алдыннан юл аша чыгу, шулай ук тимер юлына чит әйберләр ташлау да еш кына аяныч тәмамлана. Локомативка, пассажирлар вагонына һәм электр поездларына таш ыргытудан машинистның һәм пассажирның гына түгел, хулиганнарның үзләренең сәламәтлегенә дә зыян килергә мөмкин.
Еш кына үсмерләр күңел ачу өчен юл кисешендәге светофорларның пыялаларын ваталар, юл буендагы баганаларны аударалар.
Составны кинәт кенә туктату мөмкин түгел. Хәтта машинист ашыгыч тормозга басканда да поездны тулысынча туктату арасы 600 метрдан 1000 метрга кадәр тәшкил итә.
Соңгы вакытта 18 яшьлек үсмерләр арасында селфи ясарга теләп йөк поездларының түбәсенә менүләре модага керде һәм күпме үсмернең башына җитте. Балалар вагоннар өстенә менә, электричканың соңгы вагонына асылынып бара.
Тимер юлы - шаяру урыны түгел. Моның үтә дә хәвефле булуын, анда уйнау имгәнүгә яки үлемгә китерүе турында ата-аналар балаларына һәрвакыт кисәтеп торсыннар иде.
Галина Пестова, полиция лейтенанты .