Фаҗигане булдырмас өчен юлны ничек аша чыгарга, теге яки бу юл билгеләре нәрсә белдерүен җентекләп аңлатырга кирәк. Берничә тапкыр мәктәптән йортка кадәр маршрутны бергәләп үтсәгез, тагын да яхшырак, чөнки һәрвакыт аларны озатып һәм каршы алып булмый. Әти-әниләр үзләре дә юл кагыйдәләрен бозмаска тиеш. Балалар барысын да башына сеңдерә бара һәм миңа да шулай ярый, дигән фикергә килә.
Хөрмәтле водительләр! Дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләр чыгу урынында аеруча игътибарлы булырга киңәш итә. “Зебра”ларга якынлашканда, бигрәк тә мәгариф учреждениеләре янында тизлекне киметергә кирәк. Моңардан тыш, юлда капыл балалар килеп чыгуга да әзер булыгыз. Торак зонада да тизлек режимын бозмагыз. Шулай ук юлга гына түгел, балалар мәйданчыкларына, тротуарларга да игътибар итегез. Балалар үзләре автомобиль килүен күрмәскә дә мөмкин.
ЮХХДИнең район бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы.