Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Профилактика
14 декабрь 2018, 13:18

“Чыршы-2018” операциясе

Яңа ел алдыннан ылыслы агачларны саклау, чыршы әзерләү, ташу һәм сатуны контрольдә тоту максатында 19 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр “Чыршы-2018” оператив-профилактик акция үткәрелә.

Дәүләт урман күзәтчелеге, эчке эшләр бүлеге һәм салым инспекциясе хезмәткәрләренә урманнарны патрульдә тоту, төнге рейдлар үткәрү, чыршыларны законсыз әзерләү һәм сатуга юл куймас өчен чаралар оештыру йөкләтелә. Хәтерегезгә төшерәбез, бер метрга кадәрге биеклектәге чыршыны рөхсәтсез кисеп алсаң, ул 1930 сумнан 2895 сумга кадәр төшәчәк. Нарат кискән хокук бозучылар 2687 сумнан 4030 сумын түләргә мәҗбүр булачак.
Өстәвенә, дәүләт урман сакчылары тотылган закон бозучыларга административ штраф салырга бурычлы. Аның күләме аерым кеше­ләр өчен – 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, югары вазыйфадагы шәхесләр өчен – 20 мең сумнан 30 меңгә кадәр, ә юридик берәмлекләр өчен – 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Әгәр кеше берничә чыршы кисеп алса (5 мең сумнан артык зыян китерелсә), бу очракта административ түгел, ә җинаять җаваплы­лыгы каралган. Нәти-җәдә, ул штраф түли яки алты айга холык тәзәтү эшләренә җәлеп ителә яисә өч айга кулга алына. Ә кабатлап хокук бозганнарны тагы да катырак җәза көтә.
Данир Ханнанов, дәүләт урман инспекторы.
Читайте нас: