Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Профилактика
30 июль 2019, 11:59

Сак булыгыз: урман янгыннары!

Янгыннар килеп чыгуның төп сәбәпчесе булып кеше тора. Җылы көннәр башлану белән халык урманнарга ашыга, учак ягып, шашлык кыздырырга тотына. Тик күпләр коры үләнгә ут капса, күз ачып йомганчы, агачларны, бөтен урманны ялкын камап алачагын онытып җибәрә. Шуңа да, янгын чыгу куркынычы булган чорда урманнан файдаланучылар, табигать кочагында ял итүчеләр янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Чөнки янгыннар урман хуҗалыгына күп бәлаләр, югалтулар китерергә мөмкин.

Корыган үләннәрне яндыру еш кабатлана торган проблема­ларның берсе. Шуңа да, янгын­нарның шактый өлеше авыл хуҗалыгы җир­лә­рен, узган елдан калган чүп-чарны, коры үләнне яндырудан һәм учаклар терге­зүдән дә килеп чыга. Кагыйдә була­рак, ул урман янгыннарына ки­терергә, янгын хәвеф­сез­л­еге кагыйдәләре үтәлмәгән­дә, ут торак йортларга, объектларга да кү­чәргә мөмкин бит.
Агымдагы елда гына янгын сүндерүчеләрнең һәм халык­ның бердәм эш итүе аркасында Кырмыскалы районында шундый өч очракка юл куелмады. Сигез физик һәм югары вазыйфадагы бер кеше административ җаваплы­лыкка тарттырылды.
Урманда янгын чыгуга күп очракта ял итүчеләр артларыннан сүндерми киткән учак та сәбәпче була. Шуның өчен җылы һәм коры көннәрдә учак ягу хәвефле булуын онытырга ярамый. Әгәр яккансыз икән, гади генә кагыйдәләрне үтәргә, аны махсус урында гына башкарырга кирәк. Андый урын юк икән, аны елга яки күл буенда комлы-ташлы урында, урман юлында, карьерда, иске учак урынында, йә булмаса ачык акланда әзер­ләргә мөм­кин. Аның тирәли ярты метр киңлектә ут кабарга һәм таралырга сәбәпче булган барлык әйберләрне алып куярга кирәк.
Бәла-каза көтмәгәндә ки­лә һәм коры урманда янгын тиз тарала. Шуңа һәрбер гражданин янгыннарны сүн­дерү кагыйдә­ләрен белеп торырга тиеш. Хәтта ыргытып калдырылган тәмәке төпчеге дә зур бәлаләргә китерергә мөмкин. Хәвефсезлек кагый­дәләрен төгәл үтәргә: урманда учак якмаска, тәмәке төпчек­ләре һәм янып торган шырпылар ыргытмаска кирәк­леге турында искәртәбез. Янгын хәвефсезлеге кагыйдә­ләрен бозучылар һәм ут чыгуда гаеплеләр административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылуын да онытмасыннар иде.
Янгын чыккан очракта, төп бурыч – аның таралуына юл куймаска, аңа туфрак яки балчык ыргытып, сүндерү чарасын күрергә кирәк. Әгәр үзегезнең генә көчегез җитми икән, ашыгыч рәвештә янгын сагына, урындагы власть органнарына, полициягә яки 8 (34774) 2-14-88 телефоны буенча урман сагы органнарына хәбәр итәргә кирәк.
Данир Ханнанов, БР “Урман хуҗалыгы идарәлеге ” дәүләт учреждениесенең Архангель урманчылыгы буенча бүлекнең участковые, дәүләт урман инспекторы.
Читайте нас: