Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Профилактика
6 август 2019, 12:10

Бәйсез малга кем җаваплы?

Күпләр сыерларын, сарыкларын көтүгә чыгарсалар, арада капкасын ачып кына иркенгә чыгарып җибәрүчеләр дә очрый. Ул маллар иректә йөри, басуларны таптый, район үзәгендә дә газоннарда чәчәкләрне кимереп йөргән кәҗәләрне очратырга туры килә. Алай гына да түгел, шушы иректә йөргән маллар катнашында юл-транспорт фаҗигаләре дә булып тора.

Шул ук вакытта бу чорда малларны урлау очраклары да арта. Сәбәбе билгеле – кешеләрнең терлекне күзәтүсез калдыруында. Кайвакыт караклар малларны абзардан урлап алып китә. Мондый хәл булмасын өчен мал асралган сарайның ишегенә ныклы йозак эләргә киңәш ителә. Каравыллау өчен этләр тоту, ихатага яктырткыч кую да артык булмас. Малларны шулай ук көтү­лектә караусыз калдырмаска һәм урамга чыгарып җибәрмәскә кирәк.
Уяу булырга, маллар ташу өчен җайлаштырылган ят һәм шикле машиналарның дәүләт номерларын язып алырга, шоферның һәм пассажирның йөз-кыяфәтен истә калдырырга тырышырга кирәк.
Мал урлау, җинаять юлы белән табылган итне сату белән шөгыль­ләнүчеләр турында нинди дә булса мәгълүмат белсәгез, бу турыда Русия Эчке эшләр министрлыгының Кырмыскалы районы буенча бүлегенә хәбәр итегез (тел.: 8 (34765) 2-13-31, 8-962-54-13-160).
Артур Хафизов, Русия Эчке эшләр министрлыгының Кырмыскалы районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы.
ФОТО: https://sputnik.az/images/40669/80/406698058.jpg
Читайте нас: