Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Профилактика
1 октябрь 2019, 12:05

Яман шеш булмасын дисәң...

Соңгы елларда хатын-кызларда сөт бизе авырулары ешайды. Су тулган шеш тә, яман шеш тә очрый. Фиброз-киста мастопатия (җепселле тоташтыргыч тукымадан торган зарарсыз шеш) сөт бизе авыруларыннан иң күп очрый торганы. Аннан 20 дән 50 яшькәчә хатын-кызларның 20дән 60 проценты интегә. Клиник тикшеренүләр мастопатиянең күп очракта ракка әйләнү ихтималын раслый.

Соңгы елларда хатын-кызларда сөт бизе авырулары ешайды. Су тулган шеш тә, яман шеш тә очрый. Фиброз-киста мастопатия (җепселле тоташтыргыч тукымадан торган зарарсыз шеш) сөт бизе авыруларыннан иң күп очрый торганы. Аннан 20 дән 50 яшькәчә хатын-кызларның 20дән 60 проценты интегә. Клиник тикшеренүләр мастопатиянең күп очракта ракка әйләнү ихтималын раслый.

Сөт бизләрендә яман шеш авыруының үсү шартлары

Көчле тәэсир итүчеләр:

- генетик тайпылыш, радиация тәэсире; яшьнең 50 дән узуы: күкрәгенең бер ягын рактан дәвалаган хатыннарның һәр унынчысы икенче ягында яман шеш башланудан кабат операциягә килә; беренче линия туганнарда сөт бизләре яман шеш авыруы булу.

Акрынлап тәэсир итүчеләр:

- менструация иртә башлану (12 яшькә кадәр); аның соңга калып, ягъни 16 яшьтән соң башлануы; климаксның соңга калуы (53тән соң); бала тапмау; 30дан соң гына беренче баланы табу; алкоголизм; симерү (бигрәк тә климакстан соң); бала имезүдән иртә (6 айдан ким) тукталу; гинекологик патология.

Беренче билгеләре

Сөт бизендә барлыкка килгән теләсә нинди үзгәреш (каты төер барлыкка килү, төс үзгәрү, ими башының формасы бозылу); тире яки ими башы тартылу; тиренең лимон кабыгына охшап шешенебрәк китүе; култык астында төер барлыкка килү; имидән үзенчәлекле сыекча бүленү.

Диагноз кую ысуллары

Бизләрне үзең тикшереп тору; профилактик табиб тикшерүләре; ультратавыш дулкыннары диагностикасы (УЗИ) ; маммография (рентгент белән тикшерү); эхография; термография; биопсия (хирургик, операцион); канда шеш маркерларын ачыклау.

Сөт бизләрендә яман шешне вакытында ачыклау өчен:

- елына 1-2 тапкыр табиб-маммологка күренергә; 40 яшьтән яшьрәк хатын-кызларга, шулай ук йөкле хатыннарга 6 айга бер сөт бизләрен УЗИ ярдәмендә каратырга; 40тан узган хатыннарга авыртулар булмаганда да маммографик тикшерү узып торырга; әгәр дә белгеч табиб өстәмә тикшеренүләр билгеләгән булса, һичшиксез, ул киңәшне үтәргә кирәк.

Сөт бизләрендә авыруларны булдырмас өчен җенси тормышны нормальләштерергә, баланы вакытында табарга, ким дигәндә 6 айга кадәр имезергә; гинекология авырулары булганда, аны тулысынча дәваларга; тәмәке тартмаска; майлы ризык ашаудан тыелырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга; гимнастика, стресслардан сакланырга, күкрәкләрне кояш радиациясеннән сакларга, бюстгалтерны дөрес сайлый белергә һәм беркайчан да бюстгалтер киеп йокламаска кирәк.

Фәнис Яхин, югары категорияле онколог, БРның атказанган табибы.
Читайте нас: