Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Профилактика
15 октябрь 2019, 16:52

Һәр фатирга, һәр йортка – җайланма

Еш кына кешеләр янгында төтенгә чәчәп һәлак булалар. Моны булдырмас өчен һәр йортка, һәр фатирга янгын турында хәбәр итүче җайланма куйдырарга кирәк.

Еш кына кешеләр янгында төтенгә чәчәп һәлак булалар. Моны булдырмас өчен һәр йортка, һәр фатирга янгын турында хәбәр итүче җайланма куйдырарга кирәк.
Агымдагы елда Иске Бәбеч авылында янгын турында кисәтү җайланмасы күкрәк балалары булган яшь гаиләне үлемнән коткарып калганын хәтерлисездер. Йортта янгын турында хәбәр итүче җайланма вакытында хәбәр биргән һәм ана баласын одеалга төреп, ут ялмап алган йорттан ишегалды аша чыгып өлгергән.
Янгын чыгу куркынычын алдан кисәтү, аның таралуына юл куймау, йортларда, фатирларда яшәүчеләрне искәртү, шулай ук янган бинадан кешеләрне вакытында чыгару өчен шундый җайланмала­рының ярдәме зур. Соңгы өч елда гына мондый җайланма республикада 290 кешенең гомерен коткарды, шуларның 126сы – балалар.
2016 елдан башлап, республика бюджетыннан бүленгән акчалар исәбенә аз тәэмин ителгән күпбалалы һәм авыр тормыш хәлендә калган гаи­ләләр яшәгән йортларга һәм фатирларга янгын турында хәбәр итүче җайланма бушлай куела. Бу акчаларга Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты тарафыннан 90 меңнән артык янгын кисәтү җайланмасы урнаштырылды. 2018 елдан башлап аны тәүге сабыйлары туган гаиләләр алды. Бүгенге көндә Кырмыскалы районындагы йортларга һәм фатирларга 724 янгын кисәтү җайланмасы куелды, ел азагына кадәр тагы 198 йортка куярга килешү төзелгән.
Башкортстан Республикасы Башлыгының 2016 елның 1 июнендәге “Башкортстан Республикасында аерым катлам гражданнарга өстәмә социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында”гы 103нче санлы Указына ярашлы, 55 яшьтән өлкән булган ялгыз яшәүче граждан­нарның янгын турында кисә­түче җайланма белән тәэмин ителергә хокукы бар. Моның өчен урындагы авыл биләмәсе хакимиятенә яки БР янгынга каршы хезмәтенә гариза язарга кирәк.
Моңардан тыш, бу җай­лан­маны үзегезгә махсус кибет­ләрдә сатып алырга мөмкин.
Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты республика халкын үзләре яшәгән йортка яки фатирга янгын турында кисәтү җайланмасы куйдырырга, шулай ук милекләрен янгыннан страховкаларга тәкъдим итә. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Фаяз Мәсәгутов, БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгыннарны профилактикалау үзәге инженеры.
Читайте нас: