Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Профилактика
19 ноябрь 2019, 18:40

Грипптан сакланыйк!

Әлеге вакытта Башкортстанда 16 мең 376 чирле теркәлгән. Бу күрсәткеч эпидемик чиктән түбәнрәк, ләкин ул арта бара.

Ведомство белгечләре аеруча вакцина эшләтергә кирәклегенә игътибар итте.
Быелгы мизгелдә Башкортстан халкының 45 процентына прививка ясау күзаллана, алар арасында 418 мең бала, 1,3 миллион өлкән кеше һәм ике мең йөкле хатын-кыз бар.
8 ноябрьгә республикада яшәүчеләрнең 30 процентына, шул исәптән прививка­ларның милли календаре чикләрендә 1 миллион 127 мең кешегә прививка ясалган. 75 меңнән ашуы үз акчасына прививка эшләткән.
Грипп, башлыча, елның тәүге декадасында, гыйнвардан мартка кадәр көтәргә кирәк.
Авыруның тәүге билге­ләре беленү белән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк, чцнки ул үзе белән башка проблемалар да тудыра – кешедә элек булган һәм яшеренеп яткан башка авырулар да «йокысыннан уяна». Грипп өзлегүләргә, аерым әйткәндә, пневмо­ниягә китерүе мөмкин. Шулай ук йөрәк-кан тамырлары системасы ягыннан да (миокардит, перикардит) проблемалар баш калкытуы ихтимал. Нерв системасы ягыннан менингит, менингоэнцефалит, невралгия, полирадикулоневрит кебек авырулар үзен сиздертә.
Мондый күңелсез хәлләр булмасын дисәк, гриппка вакытында профилактика үткәрү һәм авыруны дөрес дәвалау мөһим. Прививкадан тыш, чыныгырга һәм күбрәк хәрәкәт итәргә кирәк, чөнки актив тормыш алып барган кешеләр авыруны җиңелрәк үткәрә.
Наилә Заһретдинова, БР буенча Роспотребнадзор идарәлегенең Чишмә территориаль бүлеге белгеч-эксперты.
Читайте нас: