Торак йортларда мич салганда һәм алардан файдаланганда янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәүгә аеруча игътибар бирергә кирәк. Мичләрнең кирәгеннән артык кызуы, кирпечләрдә ярыклар барлыкка булу, ягу өчен тиз кабынып китә торган сыеклыкларны куллану, мич авызыннан яки аның көл җыю урыныннан утлы күмерләрнең төшүе - янгыннарның төп сәбәбе. Төтен торбаларындагы ярыклар һәм аларга корым утыру сәбәпле дә янгын килеп чыгарга мөмкин.
Мич салганда билгеле бер таләпләрне үтәү зарур. Ярыклар барлыкка килмәсен өчен мичне аерым нигезгә утыртырга кирәк. Аның стенасы бинаның стенасына тиеп торса, аны да кирпеч белән тышлау мәҗбүри. Төтен каналы якындагы эчке өслегеннән бинаның агач өлешләренә кадәр аралык ким дигәндә 25 сантиметр булырга тиеш. Мич белән стена арасында да ара калырга тиеш. Төтен чыгу юлларын агартып торырга кирәк, шуның белән бергә андагы ярыкларны күреп, сылап куярга мөмкин.
Утын мичнең яна торган өлешенә сыярга, озын булып чыгып торырга тиеш түгел, чөнки утлы күмерләр һәм кисәү башлары идәнгә төшәчәк. Агач идән төшкән күмерләрдән янып китмәсен өчен, мич авызы алдына ким дигән 50x70 см үлчәмдә калай куялар.
Бинаның мичкә һәм төтен чыгу юлларына якын урнашкан агач конструкцияләре югары температураның даими тәэсиреннән кабынып китәргә мөмкин. Көчле суыкларда, мичнең кирәгеннән артык кызуыннан сакланыр өчен аларны тәүлеккә ике тапкыр берникадәр вакыт үткәч кенә ягарга кирәк. Яна торган мич авызы янына утын һәм башка җиңел кабынып китә торган әйберләр куярга, мич янына киптерер өчен кер һәм өс киемен эләргә, мичне капкачы ачык килеш күзәтүчесез калдырырга һич кенә дә ярамый.
Үзегезнең, якыннарыгызның хәвефсезлеге үз кулыгызда. Шуны онытмагыз!
Илгиз Гаделшин, Авыргазы районара күзәтчелек һәм профилактика бүлегенең өлкән дознавателе, эчке хезмәт капитаны.