Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Профилактика
3 февраль 2020, 17:30

Снюс саткан өчен 250 мең сумга кадәр штраф

Башкортстанда балигъ булмаганнарга снюслар, вейплар, тарту катнашмалары саткан өчен штраф салына.

Шулай, аерым кешеләр өчен – 3-4 мең, югары вазыйфадагы кешеләр өчен – 30-40 мең, юридик берәмлекләр өчен 150-200 мең сум була. Кабаттан закон бозган очракта аерым кешеләр өчен – 4-5 мең, югары вазыйфадагы кешеләр өчен – 40-50 мең, юридик берәмлекләр өчен өчен 200-250 мең сум.
Узган атнада Дәүләт Җыелышы депутатлары пленар утырышта балигъ булмаганнарга тәмәкесез изделиеләрне һәм тәмәке тарту җайланмасын берәмләп сатуны чикләгән закон кабул итте.
«Закон проектын тикшерү барышында төрле фикерләр яңгырады. Шул исәптән гражданнар өчен штрафның югары булмавы әйтелде, – дип билдәләде Башкортстан Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев. – Ләкин федераль закончалыкка ярашлы, аерым кешеләр өчен штраф биш мең сумнан артмаска тиеш. Балаларга вейплар һәм снюслар сату проблемасы турында тоташ илдә актив фикер алышу бара. Киләчәктә шундый гамәлләр өчен җаваплылык хакында федераль закон кабул ителер, мөгаен. Әмма шуңа кадәр без балаларның сәзламәтлеген хәвеф астына куймас өчен республикабыз биләмәсендә ашыгыч чаралар күрдек».
Эльвира Ямалетдинова.
Фото: Pixabay.com
Читайте нас: