Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Профилактика
14 февраль 2020, 14:20

Югары хәвеф урыны

Тимер юлы – югары хәвеф урыны булуын һәркем яхшы белә һәм шуның өчен анда гади кагыйдәләрне үтәргә һәм аеруча сак булырга кирәк.

Тимер юл аша бары тик билгеләнгән урыннардан, күпер, тоннельләрдән генә йөрү мөһим. Туктап торган поезд, платформалар астына керергә ярамый. Вагоннарның тоташкан урыннарына менәргә, платформаның билгеләнгән сызыкларыннан чыкмаска, хәрәкәт итүче поезд янәшәсендә платформадан йөгерергә, төрле хәрәкәтле уеннар оештырырга, балаларны игътибарсыз калдырырга, пассажир платформасыннан тимер юлга сикереп төшәргә, исерек килеш тимер юлда йөрергә, платформа кырыена якын килергә ярамый. Платформаларда поезд тулысынча туктагач кына утырырга кирәк. Тимер юлдагы һәлакәтләр гади генә кагыйдәләрне үтәмәүдән килеп чыга. Ашыгу, кабаланулар, күпердән йөрмәүләр төрле һәлакәтләргә китерә.
Балаларның, яшүсмерләрнең тимер юл буйлап йөрүләре, туктап торган составларга менеп уйнаулары, тимер юлда төрле кызыклар эзләүләре аерата борчу тудыра. Кеше тормышыннан да кыйммәт нәрсә юк. Пассажир платформаларында велосипедта, скейтбордта һәм роликта йөрү тыела. Тимер юл янына якынлашканда колагыгыздагы наушникларыгызларны алып куегыз, югыйсә, поезд тавышын ишетмәвегез бар.
Тимер юлларыны чит әберләр кую, үтеп баршан пассажир поездларына, электричкаларга, локомотивларга таш ыргыту да хәрәкәтенә зыян китерә һәм хәвефсез хәрәкәткә куркыныч тудыра. Тимер юлларында чит әйберләр куйган һәм калдырган өчен штраф төрендә административ җаваплылык каралган. Нәтиҗәләрнең авырлыгына карап, җитдирәк – җинаять җаваплылыгы да бар. Бу хакта да исегездән чыгармагыз. Һәм аеруча балаларыгызга игътибарлы булыгыз, аларга тимер юлы янында уйнарга рөхсәт итмәгез.
Галина Пестова, Стәрлетамак станциясендәге полициянең линия бүлеге инспекторы, полиция лейтенанты.
Фото: Pixabay.com
Читайте нас: