Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Профилактика
16 март 2020, 19:45

16 марттан Уфада «бурычлы» махсус операциясе башлана

16 марттан 22 мартка кадәр Уфада «Бурычлы» оператив-профилактик операциясе узачак. Аның төп максаты - штраф түләмәүчеләрне ачыклау һәм җаваплылыкка тарттыру.

Гадәттәгечә, операциядә административ законнарны үтәтү бүлекчәләре, миграция мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре, шулай ук участок полиция хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар һәм патруль- пост хезмәткәрләре катнаша.
«Бу елның гыйнвар-февраль айларында Уфа полицейскийлары 3,2 млн сумнан артык административ штраф түләттергән. Штрафны законда билгеләнгән срокта түләмәгән өчен 700дән артык кеше административ җаваплылыкка тарттырылган. Аларның арасыннан 400 гә якын хокук бозучы, җәмәгать судьялары карары буенча, 1 - 15 тәүлеккә кадәр кулга алынды», - дип белдерделәр ведомствода. Профилактик чарада катнашучылар штрафның законда билгеләнгән срокта түләнергә тиешлеген искәртәләр.

Автор : Фаткуллин Рәдиф

Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ сайтыннан
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/16-marttan-Ufada-burichli-mahsus-operatsiyase-bashlana-165655/
Читайте нас: