Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Профилактика
22 сентябрь 2020, 17:00

“Бурычлы” операциясе башланды

21 сентябрьдән республикада «Бурычлы» дип исемләнгән профилактик операция башланды, аның төп максаты — штраф түләмәүчеләрне ачыклап, җаваплылыка тарттыру.

Штрафны карар законлы көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләргә кирәк. Соңлаганнар аны икеләтә күләмдә түләргә тиеш. Шулай ук закон мондый водительләрне 15 тәүлеккә кулга алуны күз уңында тота. Әгәр штрафны карар чыгарылган көннән алып 20 көн эчендә түләгән очракта аны штраф суммасынан 50 процентын гына түләргә мөмкин.
ЮХХДИ хезмәткәрләре операцияне уздыру барышында водительләрнең бурычы бармы-юкмы икәнен тикшерә.
Түләнмәгән штрафлар турында мәгълүматны ЮХХДИ рәсми сайтында яки дәүләт хезмәтләре сайтында алырга мөмкин.
Фото: “Башинформ”
Читайте нас: