Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Профилактика
19 ноябрь 2020, 12:15

Ике эт хуҗасына ташланган

Республикада коточкыч хәл теркәлгән: ике эт хуҗасын өзгәләгән...

Шул рәвешле 25 яшьлек егет үз хайваннарының корбаны булган. Моның турында bash.news бүген хәбәр итте.
Ике эт хуҗаларына фатирда һөҗүм иткән. Егет җитди җәрәхәтләр алган - этләр аның мускулларын өзгән, шулай ук артерияләрен һәм сеңерләрен зарарлаган. Зыян күрүчене дәваханәгә китергәннәр, әмма табиблар бичараның гомерен саклап кала алмаган.
Полиция хезмәткәрләренә агрессив хайваннарны атарга туры килгән.
Фото: Pixabay.com
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/republic/Etl-re-hu-asin-zg-l-p-terg-n-550905/
Читайте нас: