Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Профилактика
19 ноябрь 2020, 16:45

Уфада ЮХХДИ хезмәткәрләре юлларда бурычлыларны ачыклый

Уфада «Бурычлы» дип исемләнгән профилактик операция башланды, аның төп максаты – штраф түләмәүчеләрне ачыклау һәм җаваплылыкка тарттыру.

Штрафны карар көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләргә кирәк. Югыйсә аны икеләтә күләмдә түләргә туры киләчәк. Мондый закончалык бурычлы водительләрне 15 тәүлеккә утырту мөмкинлеген дә күз уңында тота. Штрафны карар чыгарылган көннән башлап 20 көн эчендә түләгән очракта, штрафның суммасыннан 50 процент кына түләргә мөмкин.
Түләнмәгән штраф турында мәгълүматны ЮХХДИ рәсми сайтында яки дәүләт хезмәтләре сайтында алырга була.
Фото: Ксения Калинина.
Читайте нас: