Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Профилактика
23 ноябрь 2020, 16:35

“Чыршы” операциясе башланды

23 ноябрьдән Башкортстанда яшь ылыслы агачларны законсыз кисүдән саклау буенча «Чыршы-2020» оператив-кисәтү операциясе башлана, ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

«Әлеге көндә яңа ел чыршыларын әзерләү башланып кына тора, шуңа күрә урман сагы инспекторлары урман закончалыгын бозуны ачыклау максатында аларны әзерләү урыннарын ныклап тикшерә, - дип билгеләде федераль дәүләт урман һәм янгын күзәтүе бүлеге җитәкчесе Юнир Садыйков. – Бу операция барышында яңа ел продукциясен сату урыннары буйлап рейдлар, шулай ук урман фонды җирләрен патрульләү оештырыла. Законсыз ташылган продукцияне ачыклау максатында ЮХХДИ хезмәткәрләре белән берлектә гомум кулланылыштагы юлларда тәүлек әйләнәсенә дежурлык һәм стационар постлар куелды».
Урман үсентеләрен рөхсәтсез кискән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Аерым кешеләргә – 3-4 мең сумга, вазыйфалы кешеләргә – 20–40 мең сумга, оешмаларга 200-400 мең сумга кадәр административ штраф салына. Штрафтан тыш, закон бозучы урман фондына китерелгән зыянны капларга тиеш. Әгәр зыянның суммасы 5000 һәм аннан күбрәк тәшкил итсә, законны бозган өчен ул җинаять җаваплылыгына тарттырыла. Бу статья буенча максималь җәза – алты елга иректән мәхрүм итү.
«Кулланучылар хокукын яклау турында» законга ярашлы, һәр сатып алучы яңа ел продукциясенең рөхсәт белән сатылуын раслаган документ таләп итәргә хокуклы. Республика халкы һәм кунаклары яшь ылыслы агачларны законсыз кисү, әзерләү һәм рөхсәтсез сату турында Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының диспетчер хезмәтенә 8 (347) 218-14-14 телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин.
Фото: Pixabay.com
Читайте нас: