Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Профилактика
14 декабрь 2020, 11:33

“Чыршы-2020” операциясе

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан БР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр тарафыннан ылыслы агачларны саклау, чыршы әзерләү, ташу һәм сатуны контрольдә тоту максатында 23 ноябрьдән “Чыршы-2020” дип исемләнгән оператив-профилактик акция старт алды.

Операция чикләрендә ур­ман хуҗалыгы инспекторлары район эчке эшләр бүлеге хез­мәткәрләре, республиканың дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе белән берлектә яшь чыршыларны законсыз кисүне булдырмас өчен урманнарны күзәтү астына ала, шулай ук яңа ел чыршыларын ташучы транспорт чараларын тикше­рәчәк. Салым хез­мәте хезмәт­кәр­ләре белән яңа ел чыр­­шылары әзерләү һәм сату белән законсыз шөгыльлә­нүчеләрне ачыклау максатында рейдлар үткәрү план­лаштырыла.
Гамәлдәге закончалыкка ярашлы, урман фондына ки­те­релгән зыян өчен административ һәм җинаять җа­вап­лылык каралган. Аның күләме аерым кешеләр өчен – 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, югары вазыйфадагы шәхесләр өчен – 20 мең сумнан 40 меңгә кадәр, ә юридик берәмлекләр өчен – 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Өстәвенә, браконьер ур­ман фондына китергән зыянны каплатырга тиеш. Ки­селгән һәр чыршы өчен 3699 сумга кадәр штраф тү­ләргә туры киләчәк. Әгәр зыянның күләме 5000 сум һәм аннан да артып киткән очракта, ул “Урман үсентеләрен законсыз кискән өчен” РФ Җинаятьләр Кодексының 260 статьясына ярашлы, җинаять җәзасына тарттырыла. Бу статья буенча иң каты җәза – алты елга кадәр иректән мәхрүм итү.
Әгәр законсыз агач кис­кәндә механизмнар, автомо­то­транспорт чарасы, үз­йө­­реш­ле машина һәм башка төр техника кулланыла икән, административ штрафның кү­ләме арта, ә кулланылган техника һәм киселгән агачлар конфискацияләнә.
Данир Ханнанов, Камышлы урманчылыгының участок урманчысы.
Читайте нас: