Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Профилактика
24 декабрь 2020, 14:25

Сак булыгыз - пиротехника!

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында хәвефсезлек кагыйдәләрен онытмыйк!

Башкортстанда пиротехника эшләнмәләрен куллануга бәйле гадәттән тыш хәлләрне булдырмауга юнәлтелгән профилактик рейдлар дәвам итә.
Бүген Русия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре пиротехника эшләнмәләрен сату урыннары буенча рейд үткәрде һәм сатыла торган пиротехника продукциясенең сертификатлары булу-булмавын тикшерделәр. Шулай ук янгын хәвефсезлеген тәэмин итү шартларына, янгын сүндерүнең беренчел чаралары булуга һәм янгын чыккан очракта аларны дөрес куллана белүгә аерым игътибар бирелде. Сатучылар белән янгын хәвефсезлеге буенча инструктажлар үткәрелде, сатып алу һәм куллану кагыйдәләрен сатып алучыларның исләренә төшерделәр. Сатып алганда пиротехник эшләнмәнең яраклылык вакытын һәм төрү торышын тикшерергә, шулай ук анда урыс телендә аңлатма язуы булуына инанырга кирәк.
Пиротехниканы коры бинада сакларга кирәк. Ул җылыту приборларыннан, ут чыганакларыннан һәм кояш нурлары төшкән урыннан еракта булырга тиеш.
Фото: spb.aif.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/606756.

Читайте нас: