Кызганычка каршы, Кырмыскалы районы шулар исәбенә керә, шуңа күрә 1 марттан 31 майга кадәр бездә көндәлек профилактик чаралар өчен муниципаль штаблар эшләячәк.
Бүген райондагы мондый төркемнәрнең эшен Башкортстан Республикасының Ггражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-методика үзәге җитәкчесе Нәгыймов Тәлгать Шәүкәт улы тикшерде. Бу уңайдан Кырмыскалы, Шәйморатов һәм Иске Муса авыл биләмәләре вәкилләре белән очрашулар узды. Рейдта катнашучылар төп игътибарны кечкенә балалары булган гаиләләргә юнәлтте.