Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Профилактика
12 март 2021, 09:47

Янгыннарны булдырмас өчен

Янгыннарны профилактикалау буенча муниципалитетларга ярдәм оештырылды Республиканың берничә районында янгын хәле начарлану сәбәпле, БР Хөкүмәте тарафыннан яңа ел каникуллары чорында уңышлы тормышка ашырылган янгынны профилактикалау форматын яңарту турында карар кабул ителде.

Кызганычка каршы, Кырмыскалы районы бу исәпкә керә, шуның өчен 1 марттан 31 майга кадәр көндәлек профилактик чаралар үткәрү өчен муниципаль штаблар эшләячәк. Безнең районда профилактик төркемнәрнең эшен БР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча уку-методика үзәге начальнигы Тәлгать Нәгыймов тикшерде. Кырмыскалы, Шәйморатов һәм Иске Муса авыл биләмәләренең хакимият вәкилләре белән очрашулар үткәрелде.
- Райондагы өч штабның эшен тикшереп чыктык. Профилактик төркем­нәрнең барсы да эшли, рейдлар буенча отчет тапшырдылар. Арытабан башка авыл биләмәләренә дә барачакбыз. Тиздән дача мизгеле башлана. Димәк, эшләр тагы да өстәләчәк. Кырмыскалы районы биләмәсендә бакча шир­кать­ләре урнашкан. Алар белән дә эш алып барырга кирәк булачак. Хәтерегезгә төшерәм, янгын турында хәбәр итүче корылмалар булган йортларда хәвеф­сезлек дәрәҗәсе берничә тапкыр арта. Бу корылма ярдәмендә республикада бик күп кешеләрнең гомере коткарып калынды, - диде Тәлгать Шәүкәт улы.
Рейдта катнашучылар бәләкәй балалары булган гаиләләргә аеруча игътибар бирәләр. Шулай, алар Иске Муса авылындагы Юламановлар һәм Юл­дашевларның гаиләләрендә булдылар.
Кырмыскалы районының гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәл­ләр буенча баш белгече Айдар Мө­­хәм­мәтҗанов балаларда бәлә­кәй­дән үк гаиләләре өчен җаваплылык той­гысы тәрбияләүче укытучыларның хезмәтен һәм рейд вакытында бала­ларның хәвефсезлек нигезләре буенча сорауларга дөрес җавап бирүен бил­геләп үтте.
БР Янгынга каршы хезмәт буенча инженер Фаяз Мәсәгутов күпбалалы гаиләләргә янгын турында хәбәр итүче автоном корылмалар тапшырды һәм элек урнаштырганнарын тикшереп чыкты.
- Әлбәттә, элекке кебек һәр урамда, һәр йортта ком салынган тартмалар куеп чыкканда яхшы булыр иде, чөнки ул янгын сүндерүнең сыналган ысулы, - диде ул.
Айгөл Нуриева.
Читайте нас: