Янгын, гадәттә, торак һәм дача йортларында, каралтыларда, файдаланмаган биналарда чыга. Моның сәбәбе – ут белән саксыз тотыну, мич салганда һәм файдаланганда, электр һәм газ корылмаларын кулланганда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәмәү.
Узган елда Русия биләмәсендәге янгыннарның күп өлеше күпфатирлы йортларда теркәлде, анда 2 582 кеше, шул исәптән 103 балигъ булмаган бала һәлак булды, 3 186сы җәрәхәтләнде. Агымдагы елда күпфатирлы йортларда кешеләр күпләп һәлак булу очраклары теркәлде. Янгыннарны кисәтү һәм күрсәтелгән категория объектларында хәвефсезлек тәэмин итү, шулай ук нәтиҗәләрен киметү, кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау максатында катлаулы хәлләрдә ярдәм күрсәтә торган берничә гади киңәшне атап үтәм. Иң мөһиме – паникага бирелмәскә!
Фатирда янгын
Янгын чыгу белән янгын сагын чакырыгыз. Әгәр көнкүреш электр приборы янып киткән икән, розеткадан вилканы тартып алыгыз яки электр щит аша фатирдагы утны сүндерегез. Тәрәзә һәм форточкалар ябылганмы-юкмы икәнен тикшереп чыгыгыз, югыйсә, тыштан кергән һава утны көчәйтәчәк кенә. Әгәр янгын бүлмәләрнең берсендә чыккан икән, ул бөтен фатирга таралмасын, төтен кермәсен өчен, ишекне тыгыз итеп ябып куегыз һәм юеш чүпрәк белән томалап чыгыгыз. Төтен нык таралган бүлмәдә шуышып яки иелеп йөрергә кирәк.
Киң таралган тәҗрибәгә карамастан, утны гади су белән сүндерүнең нәтиҗәсе юк. Иң яхшысы - “огнетушитель”, ә ул булмаганда – юеш тукыманы, ком яки гөл савытындагы туфракны файдаланырга мөмкин. Әгәр янгынны үз көчегез белән сүндерә алмыйсыз икән, документларыгызны һәм акчагызны алыгыз да, шунда ук бу урыннан чыгып китегез. Әгәр ишекне ут ялмап алган яки көчле төтен икән, балкон аша качарга кирәк. Ләкин артыгыздан балконның ишеген ныклап ябарга онытмагыз. Әйткәндәй, балкон һәм тәрәзә яны - янган фатирда иң хәвефсез урын. Янгын сүндерүчеләр монда сезне тизрәк табачак. Тышта салкын булганда, җылы киенергә тырышыгыз. Ишекне саклык белән генә ачарга кирәк, чөнки көчле һава агымыннан ялкын көчәергә мөмкин. Балкон люгы ярдәмендә астагы катка яки күршеләрнең балконына күчәргә кирәк. Ләкин бау, простыня һәм су торбалары буйлап төшү, яки аска сикерү куркыныч булуын онытмагыз.
Ут һәм ялкын түбәннән югарыга таба таралганга күрә, югары катларда яшәүчеләр аеруча сак булырга тиеш. Әгәр дә сез очраклы рәвештә төтенле подъездга килеп эләктегез икән, ә төшкәндә култыксаларга тотынып түгел, ә стена яклап барырга тырышыгыз. Биек йортта булганда ялкын аша йөгермәгез, бина түбәсенә менеп качарга тырышыгыз, янгын баскычын файдаланырга онытмагыз. Янгын вакытында лифттан файдаланырга ярамый, чөнки аны теләсә-кайсы вакытта сүндерергә мөмкиннәр. Монда “тозакка” эләгергә, лифтта эленеп торып, төтен исенә агуланырга мөмкин.
Янгыннарны кисәтүдә янгынга каршы җавап бирә торган автомат системалар – янгын турында хәбәр итү корылмалары мөһим роль уйный. Бу гаҗәп түгел, нәкъ аның ярдәмендә бик күп кешеләрнең гомере коткарып калынды.
Хөрмәтле район халкы, янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәгез, гомерегез һәм мал-мөлкәтегез сезнең үзегезнең игътибарлы һәм уяу булуыгызга бәйле булуын онытмагыз.
Янгын булган очракта, 01, 2-12-65, 112 (кесә телефоныннан) саннары буенча шалтыратыгыз.
Рөстәм Кәримов, Авыргазы районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш буенча бүлек начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы.