Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Профилактика
2 апрель 2021, 09:30

Бергәләп эшләгәндә, нәтиҗә булачак

Кырмыскалы районы хакимиятендә узган хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышында көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде.

Эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне, хокук бозуларны кисәтү буенча эше турында полициянең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә начальнигы Данис Галиәхмәтов чыгыш ясады. Данис Альмир улы сүзләре буенча, узган елда районда 6624 җинаять, административ хокук бозулар һәм башка хәл-вакыйгалар теркәлгән. Барлыгы 48 оператив-профилактик чара үткәрелә, алар арасында – “Игътибар: балалар!”, “Арсенал”, “Үсмер-гаилә”, “Торак секторы”, “Көнкүреш”, “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!” һәм башкалар.
Алар барышында хокук саклау органнары торак секторларына, сәүдә һәм хуҗалык субъектларына рейд белән чыга, аларда видеофиксация чаралары барлыгын тикшерә, җинаятьләр, шул исәптән мутлашулар схемасы турында аңлату эшләре алып бара. Халыкның финанс грамоталылыгы булмавы, я кешегә артык ышануы аркасында акчаны мутлашучыларга күчерү очраклары, кредит алдыру кебек мутлашу-урлашулар хафага сала. Гаиләләрдәге ызгышлар да кимеми. Алар буенча гаепләнүчеләргә административ җаваплылыкка тарттыру карала. Йортта гауга куптаручылар буенча республикабыз Русиядә алдынгы урыннарның берсен алып тора, дисәң дә була. Шул сәбәпле үлем очраклары да булганы бар.
Мәгариф учреждениеләрендә укучылар арасында үз-үзләренә кул салуны кисәтү буенча мәгариф бүлеге методисты Нурия Әминева сөйләде. Нурия Флюр кызы билгеләвенчә, район мәктәп­ләрендә барлыгы 9 психолог һәм 9 социаль педагог эшли. Барлык белем учак­­ларында да укытучылар Ин­тер­нетның хәвефе турында аңлату эшләре алып бара. Бу максатта “Хәвефсез интернет айлыгы” акциясе уздырыла. Апрель-май айларында имтиханнар алдыннан стрессны профилактикалау буенча сыйныф сәгатьләре үткәрү күз уңында тотыла. Ата-аналар белән бергә ба­ла­­ларның төрле сайтларга керүләрен, виртуаль дусларын контрольгә алу турында эшне активлаштыру мәгариф учреждениеләрнең иңнәрендә тора.
Утырышта авыл биләмәләре башлыклары да чыгыш ясады. Авыр тормыш хәлендә калган һәм социаль-хәвефле гаиләләр белән профилактик эшләр хакында Кырмыскалы авыл биләмәсе башлыгы Айрат Ходайдатов сүз тотты. Авыл биләмәсе составына җиде авыл керә. Анда 11 меңнән артык кеше яши, 3979 гаиләнең 186сы – күпбалалы. 24 бала имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнә, аларның 7се – социаль-хәвефле, 5се – авыл тормыш хәлендә калган. Айрат Әсхәт улының сүзләре буенча, имин булмаган гаиләләр һәрвакыт авыл биләмәсе хакимияте контролендә. Хәвеф-хәтәр тудырмау өчен участок уполномоченныйлары белән даими рәвештә рейдар оештырылып тора. Кешене күршесеннән дә ныграк кем белсен? Шуңа да мондый гаиләләрне күз уңында тоту өчен күршеләрне куратор итеп тәгаенләргә тәкъдим ителде. Гомумән, эшләр төрле формада алып барыла: хокук бозуларны кисәтү буенча киңәшмәләр, гражданнарны кабул итү, рейдлар, методик чаралар үткәрелә. Аларга балаларны, яшь­ләрне җәлеп итү мөһим бурыч булып тора. Район үзәгендә балаларны җәлеп итеп, төрле чаралар үткәрү өчен урыннар күп. Алда – җәйге каникуллар, бу чорда да аларны күздән ычкындырырга түгел.
Карлыман авыл биләмәсендә хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау буенча узган елда үткәрелгән чаралар турында авыл биләмәсе башлыгы Азат Әхмәтҗанов сөйләде. Бу биләмәдә социаль-хәвефле һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрне һәм балаларны контрольдә тотып, йортларга йө­рергә, профилактик әңгәмә үткә­рергә, психологка җибәрергә кирәклеге игътибарга алынды. Спиртлы эчем­лекләр куллану белән мавыккан ата-аналар турында опека һәм попечительлек буенча секторга, “Гаилә” районара үзәгенә вакытында хәбәр итәргә, шулай ук төрмәдән кайткан кешеләр белән профилактик әңгәмәләрне даими үткәреп торырга ки­рәклеге әйтелде. Ирекле халык дру­жинала­ры, хатын-кызлар, ветераннар со­вет­лары, авыл биләмәсе депутатлары белән бергәләшеп эшләгәндә, әлбәттә, нәтиҗә булачак.
Фәния Сәлимгәрәева.
Автор фотосы.
Читайте нас: