Акчаларын “инвестицияләгәннәр”
Сарт-Нәүрүз авылыннан бер хатын социаль челтәрдә акча кертмичә акча эшләргә тәкъдим иткән рекламаны күреп кала. Ул сылтама буенча кереп, анкета тутыра һәм үзенең телефон номерын калдыра. Аңа “менеджер” шалтыратып, инвестицияләү юлы белән акча эшләргә тәкъдим итә.
Мошенник, зыян күрүченең ышанычына кереп, аны 1 245 500 сум акча салырга күндерә. Хатын инвестицияләрдә акча эшләргә теләп, кредит ала.
Подлуб авылында яшәүче хатын телевизордан инвестицияләрдә акча эшләү турында рекламаны күрә һәм күрсәтелгән номер буенча шалтырата. Һәм хатын брокерлык компаниясенең “менеджеры” биржа сайтында теркәлү өчен җибәргән сылтама буенча 2 800 сум күчерә.
Мошенникка салынган акчаларның проценты артуына ышанып, зыян күрүче тагын 8 000 сум акчасын күчерә. Берничә көннән аның брокерлык счетына 1 802 сум күләмендә кертемнәрдән процентлар килә. Инвестиция компаниясенең “менеджеры” тагын да күбрәк акча эшләп булачак, дип ышандыра.
Берникадәр вакыттан соң зыян күрүчегә ялган менеджер шалтырата һәм акчаны күчерер өчен банк картасының номерын күрсәтүне сорый. Аның кредит тарихы начар икәнен ачыклагач, өченче зат аша акча алырга тәкъдим итә. Хатын табышны иренең банк картасына күчерергә карар итә. Видео-шалтырату буенча элемтәгә кереп, мошенник аңа нәрсә эшләргә кирәклеген әйтеп тора. Хатын, үзе дә аңламыйча, мошенникларга тормыш иптәшенең банк картасыннан 725 000 сум акча күчерә.
“Акция”ләр сатып алган
Анна С. (исеме үзгәртелде) Интернетта эре компания акцияләрен сатулары турында реклама барлыгын белә. Сылтама буенча күчеп, үзенең телефон номерын күрсәтә. Аңа инвестиция биржасы менеджеры шалтырата һәм акцияләрдә акча эшләү мөмкинлеге - ничек арзанрак сатып алып, кыйммәтрәк сатарга икәнлеге турында сөйли.
Соңрак Анна С. менеджер белән видео аша аралашуын дәвам итә. Аферист аңа даими керем алу мөмкинлеге булган сылтама (ссылка) җибәрә.
Берничә көннән менеджер яңадан элемтәгә чыга һәм зыян күрүчегә аның брокерлык счетында шактый зур сумма туплануы турында белдереп, акчаны алырга тәкъдим итә. Анна С. аңа банк картасының номерын әйтеп бирә, ләкин мошенник аның вакыты узган дип акчаны өченче затның картасы аша алырга тәкъдим итә. Шул вакытта Анна С. ярдәм сорап туганы Андрей Я. га мөрәҗәгать итә (исеме үзгәртелде) һәм ул ризалаша.
Зыян күрүчеләр мошенникның сизгер җитәкчелеге астында кушканнарның барысын да үтиләр - аферист аларның гамәлләрен күрә алсын өчен телефонны камера экранына якын китерәләр. Әңгәмә вакытында Андрей аның аферист икәнен аңлый һәм телефонын сүндереп куя. Соңыннан ул картаны блокировкалау өчен банкка мөрәҗәгать итә. Әмма мошенниклар шул вакыт эчендә Андрей Я.га 175 000 сумлык кредит рәсмиләштереп, акчаны үзләренең исәпләренә күчерергә өлгергән була.
Интернет аша танышкан
Алайгыр авылыннан Илназ Р. (исеме үзгәртелде) танышу сайтында бер кыз белән таныша. Яшьләр аралашуны мессенджерда дәвам итәләр.
Берникадәр вакыттан соң кыз Уфа шәһәрендә очрашырга һәм күргәзмәгә барырга тәкъдим итә һәм “Сылтама җибәрәм, 2 700 сумга билет алырга акча күчер” - дип яза. Илназ Р. сылтама буенча үтеп, акчаны түли.
Электрон билет аның электрон почтасына килергә тиеш була, ләкин ул килми. Шул вакытта зыян күрүче егет сайтның “менеджеры” белән элемтәгә керә. Мошенник сүзләренә караганда, Илназ Р.га: “Мессенджерга җибәрелгән сылтама буенча узып, гариза тутыр, 2 700 сум түлә, шуннан соң сиңа 5 400 сумны кайтарабыз” дип вәгъдә итәләр.
Зыян күрүче шулай эшли дә, ләкин вәгъдә ителгән акчаны аңа кире кайтармыйлар. Шуннан соң ул яңадан “менеджер” белән элемтәгә керә. “Менеджер” егеткә: “Гариза тутырганда хата ясагансың, шуңа күрә акча банк картасына кермәгән” дип аңлата. Аңа гаризаны яңадан тутырырга һәм тагы 5 400 сум түләргә кушалар, шул вакытта 10 800 сумны кире кайтарабыз дип ышандыралар. Егет аферистның барлык күрсәтмәләрен үти, ләкин акча барыбер килми.
Илназ Р. тагын белгечкә мөрәҗәгать итә. “Менеджер” гаризаны тутырганда кабат хата ясавы һәм аңа билет сатып алуга тотылган бөтен сумманы кире кайтару өчен 10 800 сум түләргә кирәк дип әйтә. Ул гаризаны яңадан тутыра һәм югарыда күрсәтелгән сумманы түли. Ләкин акчасы килми.
Бу юлы “белгеч” зыян күрүчегә өлкән менеджерга мөрәҗәгать итәргә куша. Акчаны кире кайтару өчен аңа шәхесен расларга, моның өчен аңа 21 600 сум түләргә кирәк дип әйтәләр. Зыян күрүченең акчасы булмаганлыктан, ул өлешләп түләргә килешә һәм 3 000 сум акчасын күчерә.
Бу вакыт эчендә Илназ Р. үзенең танышы белән аралаша, ул: “Элек акчаны кире кайтарган бар иде, аңа да билет бәясен кире кайтарачаклар” дип ышандыра.
Кыз аның өенә килергә һәм шәхесен раслау өчен җитмәгән 18 600 сум күләмендә акча җыярга ярдәм итәргә вәгъдә итә. Шуннан соң ул элемтәгә чыгудан туктый. Шулай итеп, китерелгән зыян суммасы 24 600 сум тәшкил итә.
Аферистлар - торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә
Ефремкино авылыннан Алина С.ка (исеме үзгәртелде) таныш булмаган номердан шалтыраталар. Мошенник, үзен инспектор дип таныштырып, электр щитында пломба булу-булмавын тикшерү өчен кайчан килсәм була, дип шалтырата. Очрашырга сөйләшеп, аферист аңардан тикшерү системасын чиратка кую турындагы кодлы смс килмәдеме, дип сорый. Алина С. телефонына килгән смс-кодны әйтеп бирә.
Соңрак Алина С.ка 900 номерыннан таныш булмаган кеше шалтыратып, үзен “менеджер” дип таныштыра һәм мошенниклар аның “Дәүләт хезмәтләре”н ваткан, хәзер сиңа Үзәк Банктан шалтыратачаклар, дип кисәтә.
Соңрак зыян күрүче белән Үзәк Банк “хезмәткәре” элемтәгә керә. Ул корбанын бик оста алдап, алдан уйланган схема буенча эш итә: аңа кредит алырга һәм аны “хәвефсез” исәпкә салырга куша.
Зыян күрүче мошенникның сизгер җитәкчелеге астында берничә кредит рәсмиләштереп, кредит картасыннан акча ала һәм 475 000 сум акчасын күрсәтелгән счетка күчерә.
Сайтта телефон сатып алган
Кабак авылыннан Алсу М. (исеме үзгәртелде) сайтта куллануда булган смартфон сатылуы турында белдерү күреп, сатучыга хат яза.
Курьер телефонны өйгә китереп бирүе турында сөйләшеп, ул 16 500 сум акча күчерә. Соңрак аның түләнгән акчасы үтмәгәнлеге ачыклана. Кыз техник ярдәм хезмәтенә шалтырата. “Менеджер” аның телефонына гариза тутыру өчен сайтка сылтама бирә һәм соңыннан акча кире кайтарылачак, дип ышандыра. Ләкин кызның акчасы булмый һәм ул абыйсыннан алып торырга була. Абыйсы бу хәл турында җентекләбрәк белә һәм мошенник белән аралашуны туктата һәм әлеге контактны блакировкалый.
Мошенникларның хәйләләренә эләкмәгез!
Аферистлар уйлап эш итә, күпләрнең алдау схемалары бар, шуңа күрә аферистны вакытында танып белү өчен сак булырга кирәк.
- Хөрмәтле район халкы! Таныш булмаган шәхесләр белән элемтәгә кермәгез, шулай ук мессенджерларда язышмагыз. Үзегезнең шәхси мәгълүматларыгыз турында телефоннан әйтмәгез. Чит номерларны ачыклый торган кушымтаны урнаштырыгыз. Ул кирәкмәгән шалтыратулар турында гына түгел, мессенджерларда шикле чакырулар турында да кисәтәчәк. Интернет челтәрендә билгесез сайтларга сылтамалар буенча күчмәгез, - диде Динар Гизәр улы.
Галия Кәримова.