Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
5 декабрь 2017, 12:52

Онытырга хакыбыз юк

Шәйморатов авылында Сталинград янында совет гаскәрләренең контрһөҗүменә 75 ел тулуга багышланган семинар үткәрелде.

“Түгәрәк өстәл” республиканың хәрби комиссариат вәкилләре, Русия гвардиясенең хәрби-патриотик клуб әгъзалары, җитәкчеләре һәм хәрби хезмәткәрләр катнашлыгында үтте. Анда катнашучылар данлыклы хәрби начальник Миңлегали Минһаҗ улы Шәйморатов һәм аның 112нче кавалерия дивизиясен искә алдылар.
Кунаклар легендар дивизия командиры музеенда булдылар һәм сугыш вакытындагы дошман пулялары һәм снаряд ярчыклары тишкәләгән солдат каскаларын, өчпочмаклы хатлар, немецларның пыяла фляжкаларын, шулай ук үткәннәргә алып кайткан һәм биографиясе белән якыннанрак танышырга мөмкинлек биргән полководец турында фильм карадылар.
Үзенең чыгышында районның ветераннар советы рәисе Абдулхай Мөхәммәтҗанов Икенче дөнья сугышы барышындагы контрһөҗүмнең нинди әһәмияткә ия булуын билгеләде.
Генерал-майор М.Шәйморатовның һәйкәле янында тантаналы митинг үткәрелде. М.Шәйморатов исемендәге Русия гвардиясенең 29нчы отряды спецназчылары 112нче (16нчы гвардия) Башкорт кавалерия дивизиясенең хәрби байрагын чыгарды. Җыелучылар алдында муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Илмира Галиәхмәтова, Архангель һәм Кырмыскалы район­нарының хәрби комиссары Ринат Гыймалов, БР Хәрби комиссариатның хәрби-патриотик эш буенча бүлек начальнигы Андрей Пронин чыгыш ясады.
- Бу көннәрдә 75 ел элек Сталинград янында каты алышлар барган, - диде үзенең чыгышында “Несокрушимая 112-я” китабы авторы, “Башкортстан Республикасы ветераннары һәм яшьләргә ярдәм күрсәтүче төбәк җәмәгать оешмасы” әгъзасы Борис Малородов. – 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе фронтның тәүге сызыгында булган һәм төп яуларда катнашкан. Бүген без батырлыклары һәм каһарманлыклары өчен якташларга хөрмәт күрсәтәбез һәм рәхмәт белдерәбез.
Генерал Шәйморатов турында “Армия легендалары” циклыннан фильм төшерү буенча материаллар җыю өчен республикага килгән “Звезда” телеканалы хезмәткәрләре веноклар салу һәм чараны үткәрү барышын төшерде. Репортерлар әйтүенчә, фильмны 2018 елда “Звезда” телевизион каналында күрергә мөмкин. Хронометраж 38 минуттан тора. Кинотасма Башкортстан халкының данлыклы дивизия командирына “Русия герое” исемен бирү буенча инициативасына булышлык итәр, дип ышанасы килә.
Ринат Шәйбәков.
Автор фотосы.
Читайте нас: