Үзән
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
19 декабрь 2017, 11:30

Мөһим мәсьәләләр

Узган елның соңгы айлары “БЕРДӘМ РУСИЯ” партиясенең урындагы бүлекчәсе өчен вакыйгаларга бай булды.

Узган елның соңгы айлары “БЕРДӘМ РУСИЯ” партиясенең урындагы бүлекчәсе өчен вакыйгаларга бай булды.
Ноябрь азагында үткәрелгән партия кон­ференциясендә партиянең урындагы бүлекчә секретаре А.Ф.Сабиров оешма эшенә йомгак ясады. Агымдагы ел - райондагы бердәм русиялеләр өчен юбилей елы. 2002 елның 27 маенда урындагы бүлекчәнең тәүге утырышы уздырылды, Сәяси совет төзелде, аның беренче рәисе итеп Ф.Ф.Чың­гызов сайланды.
Конференциягә сәяси советның әгъзалары чакырылды. Бүгенге көндә Н.Җ.Зәйнуллин, Р.Р.Батталов, И.И.Садыйков, В.М.Кобяков, Э.Т.Утякова, Ф.Ф.Ходайдатов, Г.Г.Уразбахтина, Г.М.Исәнбаева партиянең актив әгъзалары булып тора. Конферен­циядә, партиянең генераль советы прези­диумының карарына ярашлы, “БЕРДӘМ РУСИЯ” Бөтен­русия сәяси партиясенең 16 еллыгына багышлап гражданнарны кабул итү атнасы үткәрү турында карар кабул ителде. Районның 20 мәйданчыгында аны район башлыгы Ф.Ф.Чыңгызов, бүлекчә секретаре А.Ф.Сабиров, авыл биләмәләре башлыклары, “БЕРДӘМ РУСИЯ” Бөтенрусия сәяси партиясе депутатлары алып барды. Юлларны ремонтлау, урамнарны яктырту, карт агачларны кисү, җир биләмәләре бүлү, балалар мәйдан­чыкларын төзекләндерү кебек мәсьәләләр буенча барлыгы 130дан артык кеше мөрәҗәгать итте.
Гражданнарны кабул итүдә РФ Дәүләт Думасы депутаты И.А.Юмашева һәм БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты З.С.Исмәгыйлева катнашты. Район халкы аларга яңа эш урыннары булдыру, балалар пособиесенең күләмен арттыру, торак шартларын яхшырту кебек мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте.
Республиканың Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты К.С.Канунниковның инициативасы буенча аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге һәм ятим балалар өчен Уфа шәһәренә сәяхәт оештырылды. Балалар БР Милли музеенда булып, Баш­кортстанның тарихы һәм табигате белән таныштылар, шулай ук “Күзәтү боҗрасы”нда булдылар, кинотеатрга бардылар һәм боулинг уйнадылар.
Ралия Искәндәрова.
Читайте нас: