Үзән
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
26 декабрь 2017, 11:37

Русия Федерациясе Президенты вазыйфасына теркәлгән кандидатлар, сәяси партияләр игътибарына!

“Русия Федерациясе Президенты сайлаулар турында”гы 2003 елның 10 гыйнварындагы Федераль законның 53 статьясына ярашлы, район гәзите редакциясе 2018 елның 17 февраленнән 16 мартына кадәрге чорда сайлау алды агитациясе материалларын бастыру өчен басма мәйдан бүленүе турында хәбәр итә.

Атна саен бирелгән түләүле басма мәйданының гомум күләме атналык мәйданның 5 процентын яки 4 атна эчендә 2,4 бит 2020 кв. сантиметр тәшкил итә.
Түләүле басма мәйданы жирәбә нәтиҗәләре буенча бирелә. Түләүле басма мәйданының 1 кв. сантиметры (НДС белән) 500 сум тәшкил итә. Акчалар сайлау фондының махсус исәбеннән түләнә. Материаллар гәзиттә басылу алдыннан 5 көн элек тапшырылырга һәм 2 көн алдан тулысынча түләнеп бетергә тиеш.
Редакциянең адресы: Кырмыскалы авылы, Елга тыкрыгы, 7; e-mail: [email protected]
Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (34765) 2-32-82; 2-32-85; 2-32-83.
Читайте нас: