Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
16 гыйнвар 2018, 12:15

2018 елда законда үзгәрешләр

Агымдагы елда полисның хакы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулар санына карап исәпләнә: тәртипсезлекләр күбрәк булган саен страховка өчен артыграк түләргә кирәк булачак. Шулай итеп, кагыйдәләрне бозмау отышлырак.

ОСАГО

Агымдагы елда полисның хакы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулар санына карап исәпләнә: тәртипсезлекләр күбрәк булган саен страховка өчен артыграк түләргә кирәк булачак. Шулай итеп, кагыйдәләрне бозмау отышлырак.

Үзгәрешләр полисның формасына да кагыла. Анда страховкалау премиясенең күләмен исәпләү чагыла. Моннан тыш, яңа варианттагы полиста булган QR-код аша страховкалаучыларның профессиональ берләшмәсенең рәсми сайтында ОСАГО килешүе турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин.

Шулай ук, 1 гыйнвардан ОСАГО һәм башка ирекле страховкалау төрләре буенча кирәкмәгән страховкадан элекке 5 эш көне урынына 14 календарь көн эчендә баш тартып була.


Пенсияләр арта

Хаклы ялдагыларның пенсиясе тәүдә 3,7 процентка, апрель аенда 4,1 процентка индексацияләнәчәк.

Бу страховка түләүләрен алучыларга һәм эшләмәүчеләргә кагыла.


Хезмәт хаклары

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең эш хакы 4 процентка арта. Әмма ул барсына да кагылмый. Сүз дәүләт органнары, автономлы һәм казна учреждениеләре, хәрби хезмәтне күз уңында тоткан башкарма влестьнең федераль органнары бүлекчәләре хезмәткәрләре хакында гына бара.

Быелдан башлап узган елда алмаган отпуск хакында борчылмаска була. Хәзер алар агымдагы елның ялына кушыла. Хезмәт законнарына ярашлы, хезмәткәр алмаган отпуск ялын бер елга кичектереп тора ала, әмма бу ялдан мәхрүм калуны яки төрле сәбәпләр аркасында бу вакытта отпуск ялына чыга алмауны аңлатмый. Мондый карарны Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте кабул иткән. Эш бирүчеләргә моның белән килешергә туры киләчәк, югыйсә, 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.


Техник тикшерү

Икътисадый үсеш министрлыгының яңа кагыйдәләренә ярашлы, техник тикшерү үтү катлаулана. Хәзер ныклап тикшермичә автомобильнең төзеклеген раслау мөмкин булмаячак, чөнки тикшеренү процессы фоторәсемгә һәм видеога теркәләчәк. Ә моны күзәтү астында тотуны “Ространснадзор” үз өстенә ала. Тикшерү үткәргән компанияләр мәгълүматны катгый рәвештә контролерга җибәреп торачак. Бу таләпләрне үтәмәгән компанияләргә җәза бирәчәкләр, җинаять җаваплылыгына тарттырулары да ихтимал. Тикшерүне вакытында үтәмәүчеләр өчен штраф күләме 800 сумга кадәр арта.

Икътисадый үсеш министрлыгында белдерүләренчә, автомобильләрне тикшерү таләпләрен катгыйләштерү диагностика карталарын законсыз бирүне киметергә булышлык итәчәк.


Видеоязмалар буенча штрафлар

Агымдагы елда чит кешеләр тарафыннан төшерелгән видеоязма буенча да штраф салып булачак, ягъни, хәзер теләсә-кем юл хәрәкәте кагыйдәләре бозуын төшергән видео штраф салу өчен нигез була ала.

Моның өчен ЮХХДИ инспекторларына протокол төзү дә кирәкми – мәгълүмат махсус мобиль кушымта ярдәмендә җибәрелә. Бу ысул Мәскәүдә һәм Татарстанда сынау үткән һәм хәзер башка төбәкләрдә тормышка ашырылачак.


Банкротлык турындагы законда үзгәрешләр

Законда төзәтмәләрне депутатлар узган ел җәй үк кертсәләр дә, кайберләре быел гына тормышка ашырыла башлый.

Хәзер бурычлыны банкрот дип тану өчен аның гаризасыннан тыш элекке хезмәткәренең һәм конкурс кредиторының гаризалары да кирәк булачак. Шулай ук, банкрот булулары ихтимал компанияләрнең исемлеген ачык мәгълүмат чыганаклары аша белеп була, нәтиҗәдә, бизнес буенча яңа партнерлар белән эш иткәндә хәвеф кимиячәк.

Моннан тыш, үзләрен банкрот дип танырга теләүче физик шәхесләр банкротлык процедурасы өчен 300 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә тиеш. Элек ул 6 мең сум булса, хәзер бу сумманы юридик шәхесләр генә түли.


Ана капиталы

Ана капиталын яңача куллану мөмкинлекләре артты, ә программа вакыты 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды.

Быелдан башлап килеме яшәү минимумының 1,5 тапкырыннан артмаган гаиләләрнең икенче балага 1 яшь тә 6 ай тулганчы Ана капиталыннан акча алу мөмкинлеге бар. Моннан тыш, аны балага 3 яшь тулуын көтмичә, балалар бакчасына яки аны караучыга түләүгә тотынып булачак.

Гаиләләр 6 процентлы торак кредиты белән яңа ипотека программасында катнаша ала. Моңа гаилә икенче яки өченче бала туган очракта дәгъва итә ала. Әгәр коммерция банкыннан алган кредитыгызга өч ел булмаган һәм икенче балагыз туган икән, дәүләт ярдәменә исәп тота аласыз – ул 6 проценттан югары процент ставкасын субсидияләчәк яки булган бурычларыгызны капларга кредит бирәчәк.


Телефоннар һәм элемтә

Яңа елда мессенджерлар (хәбәр җибәрү өчен программа, мобиль кушамта яки веб-сервис) белән аноним рәвештә куллану тыела.

Хәзер СМС-хәбәрне номерлары теркәлгән абонентлар гына җибәрә ала, моның өчен һәрберсе элемтә операторлары белән килешү төзергә тиеш. Шулай итеп, кәрәзле элемтә кулланучылар аноним хатлардан азат ителә, ә кирәк чакта тәләсә-нинди абонентның шәхесен номер буенча билгеләп булачак.


Социаль челтәргә керү

Агымдагы елда 14 яше тулмаган балалар социаль челтәрләрдә теркәлә алмаячак, чөнки аны тик паспорт буенча гына башкарып булачак.

Мәгълүматларны җыю һәм эшкәртү өчен сайт хуҗасы җавап бирә. Бу бурычын үтәмәгән өчен 100-300 мең сумга кадәр штраф каралган. Әгәр кулланучы ялган мәгълүмат бирә икән, аны 5 мең сумга кадәр штраф көтә.
Читайте нас: