Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
19 гыйнвар 2018, 13:43

Рөстәм Хәмитов сәнәгать компанияләре җитәкчелеге белән перспективалы инвестиция проектларын тикшерде

Кичә Уфаның Конгресс-холында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республиканың зур предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Аларның инвестиция активлыгы, зур инвестиция проектларын тормышка ашыру перспективалары кебек мәсьәләләр тикшерелде.

— Игътибарны инвестиция җәлеп итү, предприятиеләрне яңарту, яңа җитештерү урыннары төзү мәсьәләләренә юнәлдерергә телим. Инвестиция программаларын карадык. Кызганычка каршы, 2017 елда күп кенә предприятиеләрнең түбәнәюе күзәтелә. Безне бу хәл канәгатьләндерә алмый. Асылда исә, сәбәбен ачыкларга, сездән көткән эшнең ни өчен килеп чыкмаганын ачыкларга тиешбез, – диде Рөстәм Хәмитов. – Берүк вакытта, кирәк булса дәүләт ярдәме мәсьәләләрен тикшерербез. Хәлне тиз арада көйгә салу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген өйрәнербез. Предприятиеләр тарафыннан бу сорауда, һичшиксез, үзгәрешләр таләп итәчәкбез.
Республика үз ягыннан тиешле ярдәм күрсәтергә, шул исәптән кайбер предприятиеләр кергән федераль холдинг җитәкчелеге белән сөйләшергә әзер, дип билгеләде төбәк башлыгы.
— Кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәрбез. Кирәк булганда субсидияләүдә, инфраструктура әзерләүдә катнашырбыз, банктлар белән сөйләшүләр алып барырбыз, бу уңайдан кирәкле бөтен эшләрне башкарырбыз. Сез безгә нәрсә кирәклеген әйтегез, – дип сызык өстенә алды Рөстәм Хәмитов.
Хәтерегезгә төшерәбез, эре сәнәгать компанияләре җитәкчелеге белән очрашу уздыру кирәклеге хакында Рөстәм Хәмитов декабрьдә Башкортстан Хөкүмәте Президиумы утырышында белдерде.
http://www.bashinform.ru/news/1105457-rustem-khamitov-obsudil-perspektivnye-investproekty-s-rukovodstvom-promyshlennykh-kompaniy/
Читайте нас: