Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
26 гыйнвар 2018, 12:20

Эш сәфәре белән

24 гыйнварда Русия Президенты Владимир Путин эш сәфәре белән Башкортстанга килде. Уфа аэропортында аны республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов каршы алды.

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән очрашуында төбәкнең социаль-иҡтисадый үсеш мәсьәләләре тикшерелде.
– Без 2017 елны уртача җитештерү күрсәткечләре белән тәмамладык. Куел­ган бурычларны башкарып чыктык, - диде төбәк җитәкчесе. – Финанс нәтиҗәләре уңаеннан барысы да уртача. Рөстәм Хәмитов дәүләт башлыгына Башкортстанда Президентның 2012 елның 7 маендагы указларында язылган йөкләмәләрне үтәү барышы хакында сөйләде. Аерым әйткәндә, ул төбәктә хезмәт хакының уртача 3,4 процентка артуын хәбәр итте.
Очрашу барышында нефть-химия комплексын үстерүнең төрле аспектлары да тикшерелде. Төбәк җитәкчесе республикада игълан ителгән Гаилә елы чикләрендә балалы гаиләләргә ярдәм чаралары белән таныштырды.
Бу көнне дәүләт башлыгы Уфа моторлар эшләү производство берләш­мәсендә дә булды. Владимир Путин биредә җитештерелгән МС-21 авиалайнерлары өчен ПД-14 двигателе детальләре һәм узеллары, газ куу агрегаты экспозициясен карады. Җитештерү урыны белән дәүләт башлыгын «Берләшкән двигательләр эшләү корпорациясе» акционерлар җәмгыяте генераль директоры Александр Артюхов һәм Берләшкән двигательләр эшләү корпорациясе – Уфа моторлар эшләү производство берләшмәсе идара итүче директоры Евгений Семивеличенко таныштырдылар.
Сәфәр барышында Владимир Путин Югары мөфти, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Та­җетдин белән дә очрашты. Анда Прези­дентның Идел буе федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле Михаил Бабич һәм Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты.
Дәүләт башлыгы Башкортстанда мәчетләрнең артуын уңай бәһалады. Аның сүзләренчә, бу традицион дин­нәрнең үсеше хакында сөйли. Владимир Путин шулай ук республикада ислам дине өлкәсендә белгечләр әзерләүгә карашын белдерде.
"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: