Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
2 февраль 2018, 12:54

Профилактиканың нәтиҗәлелеген арттырып

Муниципаль район хакимиятенең район хакимияте башлыгы урынбасары И.Ә.Галиәхмәтова җитәкчелегендәге наркотикларга каршы комиссиясенең чираттагы утырышында хокук саклау органнары тарафыннан наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле хокук бозуларны ачыклау һәм юл куймау мәсьәләләре тикшерелде. Бу турында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Р.Р.Уразбахтин сөйләде.

Рафил Рәмил улының сүзләренә караганда, узган елда балигъ булмаган бер үсмер наркология исәбенә куелды. Гомумән, хокук саклау органнары профилактикалау эшендә актив катнаша әңгәмәләр үткәрәләр, консультация бирәләр, наркотик матдәләр кулланучы шәхесләр белән эш алып баралар һәм табиб-нарколог катнашлыгында реабилитация үткәрәләр.
Район мәдәният бүлеге начальнигы Г.М.Әминева җыелучыларны клуб учреждениеләрендә уздырылган профилактик чаралар белән таныштырды. Аның сүзләре буенча, яшьләр мохитендә наркоманияне кисәтү буенча төрле конкурслар үткәрү нәтиҗәле чараларның берсе булып тора. Сәвәләй авыл мәдәният йортында агитбригадаларның район фестивале, шулай ук Октябрь революциясенең 100 еллыгы һәм Экология елына багышланган чаралар, 300гә якын кеше катнашкан “Җиз үкчә” район конкурсы, Мос­тай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган шигырь укучылар конкурсы, китапханәләрдә һәм клубларда “Упкын өстендә тормыш” темасына диспутлар мөһим әһәмияткә ия.
Район үзәк дәваханәсе наркологы Г.Х. Байдәүләтова наркотик матдәләр куллану очракларын киметү буенча сәламәтлек саклау учреждениесе тарафыннан күрелгән чаралар турында сөйләде. Ул раславынча, наркотик матдәләр кулланучылар арасында балигъ булмаган бер үсмер дә исәптә тора. Алты үсмернең алкогольле эчемлек эчү-эчмәве тикшерелде. Шулай ук Гүзәл Хәлил кызы имин булмаган гаиләләрне эчкечелек бәйлелегеннән дәвалау мәсьәләсен күтәреп чыкты. Шулай, бүгенге көндә ике гаилә медикаментоз дәвалануга теләк белдерде.
Утырышта җыелучыларның игътибары гомум белем бирү учреждениеләрендә профилактик эшчәнлекнең нәтиҗәле­леген арттыруга, тәрбиягә авыр бирелүче үсмерләрне физкультура һәм спортка җәлеп итү буенча эшне көчәйтү, рәсемнәр конкурсы оештыруга, наркотикларга каршы юнәлештә фильмнар күрсәтү, яшьармиячеләр хәрәкәтен үстерүгә, авыл биләмәләрендә тиешле юнәлештә баннерлар урнаштыру кирәклегенә юнәл­телде. Олыкүл, Прибельский, Кабак һәм Кырмыскалы мәктәпләрендәге 9-11 сыйныф укучылары арасында медицина тесты үтүне оештырырга, дигән карарга килделәр.
Рушания Хәмәтгалимова.
Читайте нас: