Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
9 февраль 2018, 12:33

республика башлыгы Эш сәфәре белән районда булды

Бу атнада республика Башлыгы эш сәфәре белән безнең районда булып китте. Сәфәр барышында Рөстәм Хәмитов тәбәкнең сәнәгать предприятиеләре, социаль-мәдәни объектлар эшчәнлеге белән кызыксынды.

Константиновка авылында республика җитәкчесе иң тәүдә Кырмыскалы төзелеш материаллары заводын карады. 2015 елда ачылган предприятие ел саен металлдан 1 мең тонна тирәсе изделие – профнастил, торбалар, сайдинг, черепица чыгара, шулай ук керамзит блоклар эшләү һәм бетон җитештерү белән шөгыльләнә.
Рөстәм Хәмитов прокат эшләү технологиясе, изделие үрнәкләре белән танышты, продукцияне сату мәсьәләләрен тикшерде. Предприятие җитәкчесе Виктор Терехин сүзләренчә, якын вакытта ассортимент яңа черепица төрләре белән тулыланачак.
Сату мәсьәләләре белән партнер предприятие – «Урал-Профиль» җавап­лыгы чикләнгән җәмгыяте шөгыльләнә. Завод продукциясе республика биләмәсендә - Кырмыскалы, Архангель, Белорет һәм башка районнарда, шулай ук аннан читтә – Свердловск һәм Чиләбе өлкәләрендә дә сатыла.
Арытабан республика башлыгы Константиновка авылында узган елда капиталь ремонттан соң эш башлаган мәдә­ният йортында булды. 1985 елгы объектны төзекләндерү өчен республика һәм район казнасыннан 13 миллион сум чамасы акча бүленгән. Әлеге вакытта учреждение 9 иҗади коллективны берләштерә.
Район үзәгендә Рөстәм Хәмитов “Кармаскалинсксельхозэнерго” җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты. Җәмгыять җитәкчесе Фәнис Мөхәм­мәтҗанов сүзләре буенча, предприятие Кырмыскалы һәм Благовар районнары кулланучыларын хезмәтләндерә, киләчәктә бу исемлеккә Чакмагыш районы да керәчәк. Моңардан тыш, Кырмыскалы энергетиклары электр челтәрләренә тоташтыру вакытын да кыскартуга иреште. Мәсәлән, Русия буенча уртача бу процедура 5 этапта башкарылса, “Кармаскалинсксельхозэнерго” аны 2 этапта үткәрә ала. Халыкка уңайлы булсын өчен төзелеп килгән административ корпуста “бердәм тәрәзә” системасы буенча электр челтәренә тоташтыруга гаризалар кабул итә башлаячаклар.
Сахай авылындагы мәдәният учреждениесен, авыл биләмәсе хакимиятен, китапхана, фельдшер-акушерлык һәм почта пунктларын берләштергән социаль объект та Рөстәм Зәки улына бик ошады. Шулай ук ул урындагы урта гомум белем биреү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар шөгыльлә­нәчәк яңа корпусын да карады.
Буш торган административ бина төзекләндерелгән һәм икенче сменаны бетерү буенча программа чикләрендә урындагы мәктәпкә тапшырылган. Капиталь ремонтны үткәрү өчен республика казнасыннан 4,5 миллион сум акча бүленгән. Түбәсе, тәрәзә-ишекләре алмаштырылган, җылылык, электр һәм су системалары яңартылган, бинаның йөзе танымаслык булып үзгәргән.
Укучылар өчен йорт-җиһазлары, укыту һәм ашханә корылмалары белән тәэмин итүгә урындагы бюджеттан тагы 2 миллион сум акча бүленә. 107 балага исәпләнгән алты кабинет һәм аш залы эшләү күзаллана.
Рөстәм Хәмитов буш торган биналарны төзекләндерү һәм мәктәпкә тапшыру тәжрибәсен уңай бәһалады, аны республиканың башка районнарында да кулланырга тәкъдим итте.
(Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча).
Читайте нас: