Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
5 март 2018, 13:43

Үсеш юнәлеше билгеләнде

Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия Федерациясе Президентының Федераль Җыелышка Мөрәҗәгатьнамәсе йомгаклары буенча журналистларга, Владимир Путинның чыгышы илнең алдагы елларга анык үсеш юнәлешен бигеләде, дип белдерде.

«Президент власть, бизнес, җәмгыять игътибар итәргә тиешле анык юнә­лешләрне әйтеп үтте. Тәү чиратта – илебезгә хәвеф белән янаган технологик артта калуны җиңеп чыгу, - дип бил­геләде республика башлыгы. - Моңардан тыш, Мөрәҗәгатьнамәдә җәм­гыять­кә, халыкка барлык юнәлешләр буенча, һәрь­яклап булышлык итү темасы ачык яңгырады. Шуны билгеләп үтәсе килә: Башкортстанда Владимир Путин әйткән күп аспектлар буенча эш тулы куәттә бара. Аерып әйткәндә, бу демография, балалы гаилә­ләргә ярдәм күрсәтүгә кагыла. Республикабызда федераль ярдәм чараларын тулыландырган бер тапкыр бирелә торган түләүләр һәм өстәмә льготалар бар.
Моңардан тыш, былтыр Гаилә министрлыгы оештырылды, ул гаилә сәясәте мәсьәләләре белән шө­гыль­ләнү максатын куя. Сәламәтлек саклау тармагын ныгыту уңаеннан тү­бәндәгене әйтә алам. Без авыл халкына медицина ярдәмен якынайту өчен модульле фельдшер-акушерлык пунктлары челтәрен булдыру буенча программаны тормышка ашыра башладык.
Республиканың сәламәтлек саклау учреж­дениеләрендә пациентларны хезмәтлән­дерүнең заманча стандартларын кертү буенча «Сакчыл поликлиника» проектына кушылды.
Уфада онкодиспансерның яңа корпусы төзелә башлады, киләчәктә кардиодиспансерны яңартырга ниятлибез».
Рөстәм Хәмитов сүзләренчә, Владимир Путин үзенең Мөрәҗәгать­намәсендә уңайлы шәһәр мохитен, сәләтле яшьләрне җәлеп итү үзәкләрен булдыруга, һөнәри белем бирүне үстерүгә аеруча игътибар юнәлтте.
«Барлык юнәлешләр буенча республикада яхшы нәтиҗәләр бар, шул исәптән балалар һәм студентлар өчен технопарклар, кванториумнар оештыру уңаеннан. Һөнәри белем бирү өлкәсендә без «Алтын куллар» дигән кызыклы программаны гамәлгә ашыра башладык. Югары уку йортларында һәм колледжларда укучылар WorldSkills («Яшь профессионаллар») хәрәкәтендә актив катнаша. Мөрәҗәгатьнамәнең Русиянең оборона куәтен ныгытуга багышланган икенче, иң мөһим өлеше хакында әйтми мөмкин түгел. Бу эштә Башкортстан мөһим роль уйный. Республика биләмәсендә урнашкан оборона-сәнәгать комплексы предприя­тиеләре, шул исәптән Уфа моторлар эшләү производство берләшмәсе яңа кораллар әзерләүгә, технологияләрне камилләштерүгә зур өлеш кертә. Шуны да әйтергә кирәк: махсус эшләрне башкарган күп кенә самолетлар Баш­корт­станның башкаласында чыгарылган двигательләрдә оча», - диде Башкортстан башлыгы.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: