Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
16 март 2018, 11:28

Зур җаваплылык белән

Русия Федерациясе Президенты сайлаулары алдыннан районның территориаль сайлау комиссиясенең участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча укулар оештырылды. Укуның максаты һәм нәтиҗәләре турында территориаль сайлау комиссиясе рәисе Зөлфия Әхмәрова сөйли.

- Зөлфия Әнвәр кызы, ра­й­о­н­­ның территориаль сайлау комиссиясе мондый әзерлекне даими үтәме?
- Әйе, “Русия Федерациясе граж­даннарының сайлау һәм референдумда катнашу хокук­л­арының төп гарантияләре турында”гы Федераль закон сайлау ко­миссияләренә комиссия әгъза­лары, сайлау һәм референ­дум­нар­ны оештыручыларны һөнәри яктан әзерләү белән бәй­ле чаралар үткәрү бурычы куя.
РФ Үзәк сайлау комиссиясе карарына ярашлы, сайлау комиссиясе сайлауларда һәм рефе­рендумнарда катнашучыларга хокукый белем бирү, мәгълүмат белән таныштыру, сайлау комис­сиясе әгъзаларын һөнәри яктан әзерләү буенча максатка юнә­леш­ле эш алып бара. Бу уңай­дан уңай эш тәҗрибәсе тупланды, киң мәгъ­лүмат чаралары, мә­гариф учреж­дениеләре һәм җә­мәгать оешмалары белән хез­мәттәшлек җайга салынды.
- Бу юлы сайлау комиссиясе әгъзаларын укыту нидән гыйба­рәт булды?
- Агымдагы елда участок сайлау комиссиясе рәисләре, аларның урынбасарлары һәм секретарьләре, шулай ук хәлиткеч тавыш бирү хокукына ия әгъзалар – сайлау участогыннан читтә тавыш бирү өчен гаризалар кабул итү пункты һәм тавыш бирү нәтиҗәләре протоколларын төзүче операторлар укытылды.
Укучылар, ә алар 300гә якын кеше, сайлау процессы һәм участок сайлау комиссиясе эшен оештыру нигез­ләрен өйрәнде, һөнәри бе­лем­нәрен арттырды. Укыту­ның максаты - Русия Федера­циясендә сайлаулар турында гамәлдәге закончалыкны өйрәнеп, РФ Президенты сайлауларында аларны куллану.
- Уку нәтиҗәләре турында нәрсә әйтә аласыз?
- Программаны үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар Русия сайлау хокукының нигезләре, сайлаулар турында заманча закончалыкның торышы, шул исәптән участок сайлау комиссияләре вәкаләтләре, сайлау субъектларының хокуклары һәм бурычлары, участок сайлау комиссиясе эшенең тәртибе һәм сайлау хокукы нормаларын бозган өчен юридик җаваплылык чаралары турында мәгълүмат алды.
Укуның йомгаклау этабында участок сайлау комиссиясе әгъзалары белемнәрен тикшереп карый алды - Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Русия сайлау техноло­гия­ләренә укыту үзәге тестларына җавап бирде. Тест нәти­җә­ләреннән күренүенчә, барысы да программаны ти­ешенчә үзләштергән, шуны дәлилләп һәм аларга исемле сертификатлар тапшырылды.
Гомумән, һәр сайлаучы 2018 елның 18 мартында сайлау участогына килә алсын, тавыш бирү хокукы белән файдалансын, сайлауда уңай­лы һәм хә­вефсез булсын өчен районның сайлау комиссия­ләре урындагы үзидарә органнары һәм хокук саклау структуралары белән берлектә зур әзерлек эше башкарды.
Ринат Шәйбәков язып алды.
Читайте нас: