Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
22 Май 2018, 11:49

Ата-аналар киңәш корды

Район хакимиятендә “Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне укытуны оештыру” темасына “Түгәрәк өстәл” үткәрелде. Анда Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясенең өстәмә белем бирү һәм электрон һәм дистанцион укытуны оештыру буенча проректор Илдус Шәяхмәтов, педагогия фәннәре кандидаты, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт университеты доценты Зөлфия Мөбинова, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Флизә Макеева, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәсе вәкилләре катнашты.

Илдус Фаат улы үзенең докладында БР Башлыгы каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә итү акаде­миясендәге электрон укытуның уңай тәҗрибәсе турында сөйләде. Шулай ук ул Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.З.Хәми­товның кушуы буенча 2018 елның маенда бу уку йорты базасында Республика һөнәри компетен­цияләр үзәге төзелүен белдерде.
2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбендә БРның бала хокуклары буенча уполномоченный Милана Скоробогатова катнашлыгында “Зур ата-аналар җыелы­шы” чарасы үткәрелде. Аңа төрле сораулар бирелде, ләкин җыелучыларны, нигездә, балалар һәм ата-аналар арасындагы үзара мөнәсәбәткә кагылышлы проблемалар борчыды. Шулай ук бу көнне БРның бала хокуклары буенча уполномоченный аппараты хезмәт­кәрләре һәм БР Башлыгы каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә итү академия­сенең юридик факультет студентлары 8-9нчы сыйныф укучылары өчен хокук дәресе үткәрде.
Соңыннан делегация авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнгән “Гаилә” үзәгенең райондагы бүлек­чәсе эшчәнлеге белән танышты. Милана Марат кызы Үзәкнең эше белән танышканнан соң, гаилә - кеше өчен иң мөһиме, шуңа да ата-аналарның абруе төшмәсен өчен дәүләт мөмкин булганның барсын да эшләргә, профилактик чаралар үткәрү һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм күр­сәтүче мондый Үзәкләрнең чел­тәрләрен киңәйтергә кирәк, дип белдерде.
Милана Скоробогатова һәм БР Башлыгы каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе ректоры Илгиз Кызырголов 10нчы сыйныф укучылары өчен “Әтиләр һәм балалар” исемле конференция үткәрде. Биредә балалар буыннар бәйлә­нешенә кагылышлы үзләрен кызыксындырган сорауларын бир­деләр.
Балалар өчен иң куркынычы - әти-әниләрен югалту, аларның сөюен һәм игътибарын тоймау. Яңгыраган сораулар арасында өлкән балалар өчен гадәти бул­ган “Әти белән әни миңа караганда энемә күбрәк игътибар бирә. Миңа нәрсә эшләргә?” дигән сорау да бар иде.
- Балаларымның аермасы унике яшь, бервакыт өлкән улым мине энесенә көнләшә башлады. Бер көнне ул миңа: “Нигә син аны ныграк яратасың?” – дигән сорау бирде. “Мин икегезне дә бертигез яратам”, – дип җавап кайтардым. Олысын үпкәләтмим дип, кечке­нәсен иркәләүдән дә куркырга кирәкми. Ярату, иркәләүләр табигый булырга тиеш. Балагызга аның ниләр кичерүен аңлавы­гызны әйтегез: “Энеңә гел игътибар күрсәтүемне күрү сиңа бик авырдыр инде”, диегез. Бала үзен аңлауларын тойса, элеккечә ярсып, үзенә игътибар таләп итүдән туктар. Балаларны үзара чагыштырмагыз. “Синең чәчләрең шундый иде, ә туганыңныкы мондый” дигәнне ул үзен тәнкыйтьләү дип кабул итәргә мөмкин. Кичерешләрегезне бала аңлар­лык итеп әйтегез: “Мин бик арыйм, шуңа күрә гел зарланам. Кечкенә баланы карау күп көч таләп итә шул” дип аңлатырга кирәк, - ди Милана Марат кызы.
Укучыларның әти-әниләре, шулай ук мәгариф учрежде­ниеләре җитәкчеләре өчен “Балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү - өлкәннәрнең төп бурычы” темасына ата-аналар җыелышы үткәрелде.
- Һәр тәрбияченең, ата-ана­ның төп бурычы – балага аны яратуыгызны аңлату, аның кирәклеге турында ышаныч уяту. Һәр адымыбыз, сүзебез, гамә­лебезне үлчәүгә сала белсәк иде... Бу балага игътибар күбрәк түгелме, монысын ешрак мактыйбыз, монысына әйберне күбрәк алабыз, монысын күбрәк иркә­либез түгелме? Миңа калса, моңа охшаш сораулар күңеле­бездә никадәр күбрәк һәм ешрак кабатланса, җаваплары да, “җимеш”ләре дә теләгәнчә һәм кирәгенчә булыр. Иң мөһиме, һәр нәрсәдә чама хисе булырга тиештер, - дип мө­рәҗәгать итте ата-аналарга Милана Марат кызы.
Моңардан тыш, Милана Скоробогатова гражданнарны кабул итте, аның барышында район халкы үзләрен борчыган көнүзәк мәсьәләләрне тикшерә алды. Соңыннан район хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов һәм Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе ректоры Илгиз Кызырголов белән Кырмыскалы районында һәм БР Башлыгы каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясендә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне укыту, шулай ук берлектә белем бирү чаралары, фәнни конферен­цияләр, семинарлар үткәрүгә кагылышлы килешүгә кул куелды.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотосы.
Читайте нас: