Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
18 сентябрь 2018, 11:25

Бушлай дару бирелде

Ра й о н п р о к у р а т у р а сы и н в а л и д к а кыйммә т л е д а р у а л у г а и р ешт е .

Район прокуратурасы 52 яшьлек III төркем инвалидны тиешле дару белән тәэмин итү уңаеннан тикшерү үткәрде.
Ачыклануынча, агымдагы елның март аенда Республика клиник дәваханәсе белгечләре иргә 35 мең сумнан артык торган кыйммәтле дару тәгаенлиләр. Сирәк очрый торган чир белән интеккән пациентка ел дәвамында аена дүртәр кап дару таләп ителә. Бу дару аңа бик мөһим һәм, закончалыкка ярашлы, бушлай бирелергә тиеш булуга карамастан, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм урындагы дәваханә инвалидны дару белән тәэмин итмәгән. Хокукын тергезү максатында ведомстводан һәм медицина учреждениесеннән үз бурычларын үтәүне таләп итеп, ул судка мөрәҗәгать итә. Суд карары белән прокурорның таләбе канәгатьләндерелде. Карарга ярашлы, сәламәтлек саклау органнары тарафыннан инвалид тиешле дару белән тәэмин ителде.
Артур Әминев, район прокуроры.
Читайте нас: