Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
28 сентябрь 2018, 11:28

Су саклау зонасы таләпләрен үтәмәсәң...

Һәр кеше елга-күлләр белән файдалана ала. Ләкин аларны пычранудан саклау – безнең барыбызның да төп бурычы булуын онытмаска тиешбез.

Су саклау зонасының киңлеге елга һәм инеш башланган урыннан билгеләнә. Һәр сулыкның өч төрле саклау зонасы бар, елга-күлләрнең озынлыгына һәм киңлегенә карап, алар төрле зурлыкта була. Мәсәлән, 50 акрымнан озынрак булган елгалар өчен беренчесе - яр буе полосасы, ул 20 метрны тәшкил итә. Икенчесе - яр буен саклау полосасы, аның озынлыгы 50 метр. Өченчесе - су саклау зонасы - 200 метрны тәшкил итә, монда беренче һәм икенче зона да керә. Судан ераграк киткән саен, режим йомшара. Яр буе полосасында төзелеш эшләре алып бару, койма белән әйләндереп алу тыела. Су саклау зоналары чикләрендә автотранспорт белән хәрәкәт итү һәм яр буена машина кую тыела. Автозаправкалау станцияләре, ягулык-майлау материаллары складлары, транспорт чараларын техник хезмәтләндерү станцияләре дә урнаштырырга ярамый. Шулай ук пычрак түгәргә, җир казырга, агулы химикатлар белән эш итәргә, зират, үләксә урыны, көнкүреш, химик, шартлаткыч, агулы матдәләр урнаштыру объектларын, радиоактив калдыклар күмү пунктлары урнаштыру катгый тыела. Барлык таләпләр Су кодексында аңлатылып язылган. Гомум кулланудагы елга-күлләргә карата бу таләпләрне үтәмәгән өчен 300 мең
сумга кадәр штраф яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктату төрендә җәза каралган. Су объектларын саклау кагыйдәсен бозган өчен 20 мең сум, сакланган елга-күлләр буенда хуҗалык эшчәнлеге алып барган өчен 400 мең сумга кадәр штраф салына.
Район биләмәсендә җитешсезлекләргә тап булсагыз, Башкортстан Республикасының Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгына яки район прокуратурасына хәбәр итегез.
Тимур Мөхәммәтов, район прокурорының өлкән ярдәмчесе.
Читайте нас: