Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
2 октябрь 2018, 12:03

Фәнзил Чыңгызов - Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары

Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов Указы белән 2011-2018 елларда безнең район башлыгы булып эшләгән Фәнзил Фәез улы Чыңгызов Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары итеп тәгаенләнде.

Моннан алда Башкортстан Башлыгының икенче Указы белән Николай Хорошилов Башкортстан Респуб­ликасының алтынчы чакырылыш Дәүләт Җы­елышы-Корылтай депутаты итеп сайлануына бәйле Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфасыннан бушатылды.
Фәнзил Чыңгызов мәк­тәп­кәчә, гомум, башлангыч, урта, югары, вуздан соң профессиональ, өстәмә белем бирү, мәдәният, мәдәни мирас объектларын саклау, файдалану, популярлаштыру һәм дәүләт саклавы мәсьәләләре өчен җаваплы булачак.
Аның карамагына Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Мә­гариф министрлыгы; Мә­гариф өлкә-сендә контроль һәм күзәтү идарәлеге, Мә­дәни мирас объектларын дәү­ләт саклавы идарәлеге тапшырыла.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: