Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
5 октябрь 2018, 11:15

Район хакимиятендә үзгәрешләр

Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитовның Указы белән Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министр урынбасары итеп Фәнзил Чыңгызов тәгаенләнде. Бу уңайдан район хакимиятенең зур залында дүртенче чакырылыш муниципаль район хакимиятенең чираттан тыш 18нче утырышы үткәрелде

Утырышта Башкортстан Республикасы Башлыгының муниципаль берәм­лекләр белән эш итү буенча идарәлек начальнигы Г.Я.Букреев, шул ук идарәлекнең урындагы үзидарә органнары белән эш ләү бүлегенең баш советнигы А.Ф.Мәкъсутов, хакимият һәм идарәлек начальниклары, район прокуроры, федераль дәүләт власте органнары вәкилләре, авыл биләмәләре башлыклары, хуҗалык, предприятие һәм оешма җитәк­челәре, киң мәгълүмат чаралары вәкил­ләре, мәктәп директорлары, балалар бакчасы мөдирләре һәм район активы катнашты.
Үз теләге белән отставкага китү уңаеннан Ф.Ф.Чыңгы­зовны муниципаль район хакимияте башлыгы вәкаләт­ләреннән азат итәргә, дигән карар кабул ителде. Соңыннан Фәнзил Чыңгызов чыгыш ясады һәм җыелучыларның барсына да бергә эшләгән еллар өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә шундый темпта эшләүләрен һәм районның иминлеге хакына югары нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде.
- Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы вазыйфасында Фәнзил Фәез улы җиде елдан артык эшләде. Аның тырышлыгы аркасында социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча район алдынгы урынга чыкты. Ул эшләгән чорда район сизелерлек үзгәрешләр кичерде һәм республиканың динамик үсешкән муниципаль берәмлекләрнең берсенә әверелде. 2016 һәм 2017 ел нәтиҗәләре буенча район урындагы үзидәрә органна­рының эшчәнлеге буенча иң яхшы күрсәткечләргә иреште, - диде үзенең чыгышында Григорий Яковлевич һәм Республика Башлыгы исеменнән район үсешенә керткән өлеше өчен Ф.Ф.Чың­гызовка рәхмәт белдерде.
Шулай ук утырышта район хакимияте башлыгы бурычларын вакытлыча башкаруны район хакимия­тенең авыл хуҗалыгы идарә­леге начальнигы Илдар Рәүф улы Латыйповка йөкләтергә дигән карар кабул ителде.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотосы.
Читайте нас: