Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
16 октябрь 2018, 14:03

Республикада – яңа җитәкче

11 октябрьдә Башкортстанны 2010 елдан җитәкләгән Рөстәм Хәмитов Русия Президентына отставкага чыгуы турында тиешле мөрәҗәгать юнәлтте. Шул ук көнне Владимир Путин “Башкортстан Республикасы Башлыгының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында” Указга кул куйды һәм үзенең указы белән Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы итеп Радий Хәбировны тәгаенләде.

Радий Фәрит улы Хәбиров 1964 елның 20 мартында Башҡорт АССРының Ишембай районы Сайран авылында туган. Башкорт дәүләт универ­си­тетының юридик факультетын тамамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 1981 елда Ишембай машиналар эшләү заводында фрезерчы укучысы булып башлый. 1989-1992 елларда – Башкорт дәүләт университетының юридик факультеты дәүләт хокукы һәм совет төзелеше кафедрасы ассистенты. 1994-2003 елларда – Башкорт дәүләт университетының юридик факультетында өлкән укытучы, доцент, декан урынбасары, Хокук институты директоры. 2003-2008 елларда – Башкортстан Республикасы Президенты Хакимияте җитәкчесе. 2008 елда – РФ Федераль Җыелышы һәм РФ Президентының Эчке сәясәт буенча идарәлегенең сәяси партияләре белән эш итү департаменты директоры. 2009-2016 елларда – РФ Президентының Эчке сәяәсәт буенча идарәлеге җитәкчесе урынбасары. 2017-2018 елларда – Мәскәү өлкәсе Красногорск шәһәр округы башлыгы.

Юридик фәннәр кандидаты, Башкортстан Республикасының атказанган юристы.

Республика алдындагы казанышлары өчен

Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хә­биров Рөстәм Хәмитовны Баш­кортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен орден белән бүләк­ләде. Орден 13 октябрьдә БР Дәүләт Җы­елы­шында Радий Хәбиров белән таныштырганда тапшырылды.

Чыгышында элекке Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов барлык хезмәттәш­ләренә эшләре өчен рәхмәт әйтте һәм яңа командага катлаулы күчү дәверен тизрәк үтәр­гә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде. «Мин барыгыз­га да рәхмәтлемен. Республика үзгәрде, ул иреклерәк булып китте. Мин яңа командага яр­-дәм итәчәкмен, бу йөкнең ни кадәр авыр, нинди җаваплы бу­луын беләм һәм, хезмәт­тәш­ләр, сезне дә ярдәм итәргә чакырам», - ди­­де Рөс­тәм Зәки улы, Дәүләт Җыелы­шы залында чыгыш ясап.

Рөстәм Хәмитов шулай ук отставкадан соң сәясәт белән шөгыльләнергә җыен­мавын, аны фән, җитештерү, аерым әйт­­кәндә, санлы икътисад кызыксындыруын хәбәр итте.

Радий Хәбиров Башкортстанның беренче Президенты белән очрашты

Республика йортында Радий Хәбиров Башкортстан­ның беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән очрашты.

Радий Фәрит улы, нәкъ шу­шы гади булмаган елларда Башкортстан Русиядә социаль-икътисадый яктан уңышлы төбәк­ләрнең берсенә әйлән­де, дип белдерде.

Ул, Мортаза Рәхимов ха­лык­­ның тормыш сыйфатын ях­шырту максатында җәмә­гать­челекне берләштерү өчен уникаль тәҗрибәсен кулланыр, дигән ышаныч белдерде.

Эш сәфәре белән

Радий Хәбиров “Башнефть” компаниясе пре­прия­тие­ләренә эшлекле сәфәр кылды.

Идарә итү рәисе Андрей Шишкин белән бергә ул “Новоил”да - водород җи­тештерү буенча, “Башнефть-Уфанефтехим”да биологик чистарту корылмаларын карады.

- Эре бизнес салым базасын формалаштыра һәм республиканы үстерүгә булышлык итә. Бу - эш урыннары да, социаль иминлек тә. Шул ук вакытта предприятиеләр экологик яктан җаваплы булырга тиеш. Озак еллар дәва­мында преприятиеләр белән дустанә мөнә­сә­бәтләр булдырылды. Ул шулай дәвам итәр дип ышанам, - диде ул.

Башкортстанда Евразиядә иң зур чистарту корылмасы төзелеше 2017 елда тәмам­ланды.

Тәүге киңәшмәсен үткәрде

Республика Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров көзге-кышкы чорга әзерлеккә багышланган киңәшмә үткәрде. Анда Хөкүмәт әгъзалары, шә­һәр һәм район хаки­мият­ләре башлыклары катнашты.

Киңәшмә барышында юл-транспорт комплексын кышкы чорга әзерләү, торак-коммуналь хуҗалыкның җылыту сезонына әзерлеге, коммуналь хезмәт­ләрнең техника һәм ягулык-майлау материаллары бе­лән тәэмин ителеше, шулай ук Уфада пассажир транспорты системасын камилләштерү мәсьәләләре тикшерелде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Хөкү­мәт әгъзаларына һәм муниципалитетлар башлыкларына тиешле күрсәт­мәләр бирелде.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: