Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
23 октябрь 2018, 11:29

Җинаятьләрне ачыклау дәрәҗәсе артты

Законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту буенча район прокуратурасы эзлекле эш алып бара.

Агымдагы елның үткән чорында теркәлгән җинаятьләрнең саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 10 процентка кимеде, шул ук вакытта аларны ачыклау дәрәҗәсе артты. Барлык ачыкланган җинаятьләр Русия Федерациясе гражданнары тарафыннан, аларның яртысы диярлек эчкән килеш кылынган, яртысыннан күбрәге элек җинаять җаваплылыгына тарттырылган шәхесләр. Хокук бозучыларның шактый өлеше (45 проценты) чит милеккә кул сузу. Район биләмәсендә ике үлем һәм алты сәламәтлеккә авыр зыян китерү очрагы теркәлде, шулай ук дүрт җинаять коррупция белән бәйле. Аларның барсы да ачыкланды. Җинаятьләрнең ачыклануы, тәү чиратта, полиция хезмәткәрләренең үзләренә йөкләтелгән вәкаләтләрен намуслы башкару нәтиҗәсе.
Артур Әминев, район прокуроры.
Читайте нас: