Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
22 ноябрь 2018, 17:37

Күрсәтелгән хезмәтләр сыйфатлымы?

Муниципаль район хакимияте каршындагы Җәмәгать советының чираттагы утырышында сәламәтлек саклау учреждениеләре тарафыннан күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын тикшерү турында сүз барды. Анда район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ф.Н.Макеева да катнашты.
Җәмәгать советның рәисе М.М.Алдакаева республиканың башкарма власть органнары каршындагы җәмәгать советлары вәкилләренең, шул исәптән безнең район делегациясенең БР Җәмә­гать палатасы оештырган җые­лышта катнашып, РФ Җәмә­гать палатасының җә­мәгать контроле рәисе В.В.Гриб белән очрашулары турында сөйләде.
Марина Мәхмүт кызы билгеләвенчә, Владислав Валерьевич җәмәгать советларына һөнәри осталык, намуслылык, юридик белем кебек принципларга таянып һәм төрле өлкә белгечләрен җәлеп итеп эшләргә кирәклегенә басым ясаган. Шулай ук җые­лышта 2019 елның Җәмәгать һәм муниципаль контроле елы буларак игълан ителүе турында сүз барган. Бу исә, үз чиратында, җәмәгатьчелек проблемаларына игътибарны арттырырга, халыкны борчыган мәсьәләләрне ачыкларга, аларны хәл итү юлларын билге­ләргә ярдәм итәчәк.
Соңыннан утырышта катнашучылар көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәләне – район биләмәсендәге сәламәтлек саклау учреждениеләре тарафыннан күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын тикшерү турында сөйләште. Фикер алышканнан соң, утырышка йомгак ясап, тикшерү үткәргәндә медицина оешмалары тарафыннан күр­сә­телгән хезмәтләрнең уңай­лылыгын, халыкның алар бе­лән ни дәрәҗәдә канәгать булуын ачыкларга кушылды. Бу уңайдан сәламәтлек саклау уч­реж­дение­ләрен тикшерү графигы да расланды.
Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: