Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
18 декабрь 2018, 16:34

Суд приставына дәгъва булса...

Суд приставы-башкаручының карары һәм эш итүе (яки эш итмәве) белән килешмисез икән, дәгъва белдерә аласыз. Аның вакыты һәм тәртибе “Башкару эше турында” Федераль законның 18нче бүлеге положениеләрендә билгеләнгән.

Суд приставы-башкаручысы тарафыннан хокуклары һәм мәнфәгатьләре бозылган шәхесләр карар чыккан көннән алып 10 көн эчендә суд приставының бернинди дә чара күрмәве турында ялу яза ала.
Ялу өлкән суд приставы исеменә язма рәвештә бирелә һәм ул 10 көн эчендә тикшерелергә тиеш.
Анда суд приставының вазыйфасы, исем-шәрифләре һәм ул чыгарган нинди карар белән килешмәвегезне, шулай ук үзегезнең исем-шәрифегезне, яшәгән урыныгызны һәм ялу язуның нигезен күрсәтергә кирәк.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, пристав-башкаручы ялуны канәгатьләндерүе яки канәгатьләндермәве турында карар чыгара.
Шулай ук суд приставы-башкаручының эш итүе арбитраж судта яки РФ Арбитраж процессуаль кодексы яки РФ административ суд эшләре турында кодекска ярашлы гомум юрисдикция судында яңадан тикшерелә ала. Ялуны тикшереү вакыт шулай ук 10 көн тәшкил итә.
Тимур Мөхәммәтов, район прокурорының өлкән ярдәмчесе.
Читайте нас: